Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Район мөхтәсибәте котлады

Җиңү көне алдыннан Аксубайда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Гатауллин туган көнен билгеләп үтте. Беренчеләрдән булып аны ТР Мөселманнар Диния нәзарәтенең Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, районның аксакаллар шурасы рәисе Заһит Ганиев һәм мәчет советы рәисе Минәхмәт Заһретдинов котладылар. Алар аксакалга бүләкләр белән килделәр, туган...

Җиңү көне алдыннан Аксубайда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Гатауллин туган көнен билгеләп үтте.

Беренчеләрдән булып аны ТР Мөселманнар Диния нәзарәтенең Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, районның аксакаллар шурасы рәисе Заһит Ганиев һәм мәчет советы рәисе Минәхмәт Заһретдинов котладылар. Алар аксакалга бүләкләр белән килделәр, туган көне һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан котлауларын җиткерделәр. Ветеранга исәнлек-саулык теләделәр.

Сабир Таһир улының тормышы җиңелләрдән булмый - 16 яшеннән колхозда эшли башлый. 1941 елның апрелендә аны армия хезмәтенә чакыралар. Сугыш башлануга хәрби төзүчеләрне Көнбатышка блиндажлар төзергә күчерәләр. Бомбага тоткан вакытта Сабир Гатауллинның аягы каты яралана. Госпитальдә, өйдә дәвалана. 1942 елда Казан-Сталинград тимер юлын төзүгә җибәрәләр.

Дошманга каршы көрәшергә дә туры килә аңа. Сабир Таһир улы Беренче Украина фронтында зенитчы була. Аңа тимер юл составларын дошман очкычларыннан саклау бурычы йөкләнә. Шундый бәрелешләрнең берсендә ул дошман очкычын атып төшерә, ләкин үзе яралана. "Хәрби батырлыклар өчен" медале аны еллар үткәч кенә эзләп таба.

Госпитальдә дәваланганнан соң якташыбызны Карелия фронтына күчерәләр. Җиңүне Мурманск шәһәре янында каршылый. 1945 елның октябрендә туган ягына кайта, тормыш кора.

Сугыштан соң колхозда бухгалтер, авыл хуҗалыгы идарәсендә икътисадчы, ПМК-860та икътисадчы, дуңгызчылык комплексында баш бухгалтер булып хезмәт куя.

Тормыш иптәше Хәдичә Нәмәтулла кызы белән 4 кыз тәрбияләп үстерәләр, бүген оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев