Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Район башлыгы сугыш ветераннарының хәлләрен белде

Район башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышы ветераннары - аксубайлылар, районның мактаулы гражданнары, педагогик хезмәт ветераннары Нина Александровна Телешева һәм Елисей Мурзич Тимирясовны Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән шәхсән тәбрик итте. Ветераннарны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева да котлады. Нина Александровна һәм Елисей Мурзич - легендар шәхесләр. Алар Икенче...

Район башлыгы Камил Гилманов Бөек Ватан сугышы ветераннары - аксубайлылар, районның мактаулы гражданнары, педагогик хезмәт ветераннары Нина Александровна Телешева һәм Елисей Мурзич Тимирясовны Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән шәхсән тәбрик итте.

Ветераннарны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева да котлады.

Нина Александровна һәм Елисей Мурзич - легендар шәхесләр. Алар Икенче Бөтендөнья сугышы геройлары буыны гына түгел, аксубайлылар өчен үрнәк Укытучылар да.

Нина Гуляеваның (кыз фамилиясе) сугышчан юлы Калинин фронтыннан башланып китә. Ул сержант-телеграфист званиесендә Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышы ордены, "Белоруссияне азат иткән өчен", "Яхшы элемтәче" медальләре белән бүләкләнгән.

95 яшьлек ветеран кунакларны, һәрвакыттагыча, ачык йөз белән каршы алды. Мул табын артында Нина Александровна район башлыгына балачакта беренче тапкыр күргән Аксубайның нинди булуы хакында сөйләде.

- Фронт юлы белән мин Кенигсберг шәһәренә кадәр барып җиттем, ләкин Аксубайдагы кебек чиркәүне башка очратмадым, - дип сөйли ветеран. - Аксубай танымаслык булып үзгәрде. Җитәкчеләр һәм төзүчеләргә районны төзекләндергәннәре өчен рәхмәт. Без, ветераннар, урамнарның үзгәрүен, яңа йортларның пәйда булуын күреп шатланабыз.

Бүгенгесе көндә районның чәчәк атуы өчен ул белем биргән укучыларның тырышлык куюы, җитәкчелек итүе ветеран өчен икеләтә сөенеч. Нина Александровна аларның һәрберсен бүген дә яхшы хәтерли һәм Бөек Җиңү көнендә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче укучыларыннан котлаулар кабул итә. Ә Телешевлар гаиләсендә Җиңү көне - ул йорт тулы кунаклар, чәчәкләр һәм бүләкләр. Бу күп еллар дәвамында барлыкка килгән матур гадәт.

9 май - Тимирясовлар гаиләсендә дә зур билгеләнешкә ия бәйрәм. Уллары Борис һәм Николай, оныклары һәм оныкчыклары аның хәлен белеп, һәрдаим аралашып торалар.

- Сез безнең өчен һәрвакыт ныклык һәм батырлык үрнәге булып калачаксыз, - диде чәчәкләр бүләк итеп, район башлыгы Камил Гилманов. - Җиңү алып килгәнегез өчен рәхмәт сезгә! Ныклы исәнлек һәм озын гомер телим!

Елисей Мурзич Тимирясов 1942 елда фронтка чакырыла. I һәм II Украина фронтларында "Генерал Шерман" танкы командиры сыйфатында сугыша, Корсунь-Шевченск сугышларында, Украинаның Уң ягын, Бессарабияне азат итүдә катнаша, Ясса шәһәре янындагы бәрелешләрдә, Көньяк Украинада Германия гаскәрләрен тар-мар итүдә, Бухарест шәһәрен азат итүдә катнаша. Лейтенант Тимирясов I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, "Германияне җиңгән өчен", "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

Елисей Мурзич Татарстан башкаласында уздырылган Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы чарада да катнашты. 93 яшендә дә ул әле үзен яхшы хис итә, эш өстәлендә интернетка тоташтырылган ноутбугы бар (оныгы Лиля һәм оныкчыгы Элина ярдәмендә ул аның белән эшләргә өйрәнгән). Шулай итеп илдә барган бөтен яңалыкларны күзәтеп бара, эзләү сайтларында кирәкле электрон басмаларны да бик җиңел таба. Ә иң яраткан басмалары арасында - безнең район гәзите һәм "Әдәби гәзит" (тарихчы, туган якны өйрәнүче, китаплар авторы буларак ул бу гәзитне районда бердәнбер алдыручы).

Аксубай ветераннары бөек Җиңүнең 72 еллыгын менә шулай сугышчан рухта каршы алдылар. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, туган як иминлеге өчен хезмәт итү, ныклык күрсәтүдә һәм тормышны яратырга өйрәнүдә алардан үрнәк алырга кирәк. Хәзерге буын кешеләре безгә якты күк йөзе һәм бәхетле көннәр бүләк иткән сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә мәңге рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев