Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Хәтер шәмнәрен кабыздылар

Аксубай "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә кушылды. 22 июнь көнне кич белән үзәк мәйданда урнашкан обелиск янында "Хәтер шәме" акциясе узды. Анда 200гә якын аксубайлы катнашты. Хәтер шәме - Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган Бөтенроссия акциясе. Акция катнашучыларын район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ул аларга килгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм бу...

Аксубай "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә кушылды.

22 июнь көнне кич белән үзәк мәйданда урнашкан обелиск янында "Хәтер шәме" акциясе узды. Анда 200гә якын аксубайлы катнашты.

Хәтер шәме - Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган Бөтенроссия акциясе.

Акция катнашучыларын район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ул аларга килгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм бу акция Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән якташларыбызга дан һәм хөрмәт күрсәтү, дип белдерде.

Район Советы каршындагы Иҗтимаги яшьләр палатасы рәисе Анна Краснова, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары яшь буын күңелендә мәңгегә уелып калачак, диде.

Акциядә гаиләләр, хезмәт коллективлары белән җитәкчеләр, ветераннар һәм укучылар катнашты. "Хәтер шәме"н кабызырга Җиңү волонтерлары, яшь гвардиячеләр, яшь армиячеләр, ФОРПОСТ яшьләр формированиясе һәм "Сәләт-Аксубай" клубы вәкилләре дә килгән иде.

Метроном тавышы астында Бер минутлык тынлык белән Җиңү өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар. Аннан соң хәтер шәмнәрен кабызып, аларны Мәңгелек ут постаментына куйдылар.

Акция районның барлык торак пунктларында узды. Аннан тыш барлык православие чиркәүләрендә лампадалар кабыздылар һәм сугыш корбаннары рухына дога укыдылар. Мәчетләрдә дә һәлак булганнар рухына гыйбадәт кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев