Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Хәтер һәм сагыш көнендә

22 июнь көнне Аксубайда Хәтер һәм сагыш көненә багышланган чаралар үтте.

Төнге митинг

Иртәнге сәгать 4тә Мәңгелек ут янында матәм митингы узды. Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулуга багышланды. Ә нәкъ менә 1941 елның якшәмбе, 22 нче июнь көне иртәсендә фашистлар Германиясе Советлар Союзы чикләрен боза. Брест крепосте гитлерчыларның беренче мишененә әверелә.

Митингта район җитәкчеләре, депутатлар, ветераннар, яшьләр - ФОРПОСТ вәкилләре катнашты. Алар барысы да Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкән һәм дошманның беренче һөҗүмен кабул иткән сугышчыларны хөрмәтләп искә алдылар.

- Бу иртәнге сәгатьтә без 76 ел элек булган вакыйганы күз алдына китердек. Таң атып килгәндә фашистлар Германиясе гаскәрләре, сугыш башлау турында игълан итмичә, Советлар Союзының бөтен көнбатыш чикләрен утка тотканнар һәм илебез шәһәрләренә һәм хәрби берләшмәләргә бомбалы авиаһөҗүм ясаганнар, - дип митингны ачты район башлыгы Камил Гилманов. - Шулай итеп Бөек Ватан сугышы башланган.

Камил Гилманов фашистларның мәкерлелеге, җимерелгән шәһәрләр, басып алынган авыллар, фронтта дошманга каршы көрәшкән, тылда Җиңүне якынайту өчен көнне төнгә ялгап хезмәт куйган якташларыбыз турында сөйләде.

Балалар сугышка каршы

Чаралар циклын "Балалар сугышка каршы" митингы дәвам итте. Мәңгелек ут янында мәктәп яны лагерьләрендә ял итүче район үзәге мәктәпләре укучылары җыелды. Күпләренең кулында буыннар истәлеге символы - кызыл төстәге канәферләр балкыды. Балалар сугыш турындагы дулкынландыргыч шигырьләрне укыдылар. Өлкән буын исеменнән педагогик хезмәт ветераны Николай Янилкин чыгыш ясады. Ул балаларга сугыш елларында пионерларның күрсәткән батырлыклары хакында сөйләде. Аның фикерен генерал-майор, Идел буе хәрби округы инспекторы Анатолий Молоствов дәвам итте. Ул балаларны ватанпәрвәрлек рухында, Ватанга мәхәббәт уятып тәрбияләргә кирәк, дип билгеләп үтте.

- Әлегә сез ватанпәрвәрлек хисләрегезне тырыш укуыгыз, әти-әниләрегезгә һәм өлкәннәргә ярдәм итеп күрсәтә аласыз, - дип мөрәҗәгать итте яшь буынга генерал.

Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә обелиск

Түбән Баландада тантаналы чара иртәнге сәгать 8:00дә башланды. Авыл кешеләре Гыйбадәт йортыннан Җиңү паркына кадәр атладылар. Монда Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаев яу кырларында башларын салган һәм тылда вафат булганнар рухына дога укыды.

Түбән Баландадан фронтка 160 кеше китә - хатын-кызлар да, ир-атлар да. Кырларда кулларына - сабан, урманнарда - пычкы, окопларда көрәк тотып аларның урыннарын хатын-кызлар һәм балалар били. Район ветераннар советының элеккеге рәисе Евгений Копонев инициативасы белән авылда тыл хезмәтчәннәренең һәм батырларның исемнәрен мәңгеләштерү карар кылынган иде.

Обелискны тантаналы ачуга район җитәкчелеге килде, балалар һәм авыл ветераннары катнашты. Мәңгелек ут янында почетлы сакта иң актив яшьләр торды. Сугыш әчесен, ачлык-ялангачлыкны татыган, авыр хезмәттә бил бөккән буын вәкилләренә район башлыгы Камил Гилманов ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Стеланы ачу хокукы Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеевка, бу игелекле эшне башлап йөргән Евгений Копоневка һәм җирле ветераннар советы рәисе Аркадий Борисовка бирелде.

Сүз уңаеннан, Түбән Баландада Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Җиңү белән кайткан, репрессия корбаннары булган авылдашларның исемнәре язылган стела бар иде. Җиңүнең 70 еллыгына алмагач бакчасына нигез салынды.

- Яңа стеланы төзүгә якынча 150 мең сум акча тотылды, - дип аңлатма бирде Сергей Елисеев. - 80 мең сумын авыл кешеләре җыйды, 50 мең сумы үзара салым акчасыннан бүлеп бирелде, калганнары - иганәчеләр ярдәме. Нигездә, төзелеш эшләренә Василий Воронин, Владимир Борисов һәм башка активистлар җәлеп ителде.

- Без үлгән һәм хәзерге вакытта безнең арабызда яшәгән 462 тыл хезмәтчәне һәм сугыш чоры балаларының исемнәрен җыеп, плитәгә яздырдык, - дип сөйли Евгений Копонев. Ул аның стела кую фикерен хуплаган һәм финанс ярдәме күрсәткән өчен район җитәкчелегенә, Түбән Баланда авылы халкына рәхмәт белдерде.

Традиция буенча, митингта катнашучылар сугыш елларында яу кырында ятып калган һәм фронтта алган яралардан сызланып вафат булган солдатларны Бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Батырлар обелискы итәгенә чәчәкләр салдылар.

22 июнь көнне һәр авыл җирлегендә матәм митинглары үтте. Район үзәгендә көн күләмле "Хәтер шәме" акциясе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев