Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Хәтер һәм кайгы көнендә

22 июнь көнне районда төрле чаралар үтәчәк. Район үзәгендә Мәңгелек ут янында иртәнге сәгать 4тә "Хәтер шәме" дип аталган төнге митинг уздырыла. Анда район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, депутатлар катнашачак. Сәгать 10да Түбән Баланда авылында тантаналы төстә сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылачак. 13 сәгать 30...

22 июнь көнне районда төрле чаралар үтәчәк.

Район үзәгендә Мәңгелек ут янында иртәнге сәгать 4тә "Хәтер шәме" дип аталган төнге митинг уздырыла. Анда район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, депутатлар катнашачак.

Сәгать 10да Түбән Баланда авылында тантаналы төстә сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылачак.

13 сәгать 30 минутта Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм Җиңү белән кайткан сугышчылар обелискы янында "Балалар сугышка каршы" митингы узачак, анда мәктәп укучылары, ветераннар катнашачак. "Ориент" эзләнү отряды үзенең күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.

20:00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында тагын бер "Хәтер шәме" митингы башланачак. Катнашырга теләүче кешеләрнең Ленин мәйданына чәчәкләр һәм шәмнәр белән килүләре сорала. Шәмнәрне канцелярия товарлары кибетләреннән, сату нокталарыннан һәм чиркәүләрдән сатып алырга мөмкин. Китапханәләрдә һәм мәктәп яны лагерьләрендә батырлык дәресләре, әңгәмәләр, тарих сәгатьләре, ветераннар белән очрашулар узачак. Җиңү волонтерлары "кырыгынчы - дарылы" сугыш катнашучыларының өйләренә барып, хәлләрен беләчәкләр һәм ветераннарга мөрәҗәгатьләр белән видеороликлар тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев