Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Аларның исеме онытылмас

Бөек илебезнең тарих битләрендә һәр кешене тетрәндергән, күз яшьләрсез генә билгеләп үтеп булмый торган зур бәйрәм бар. Бу - Бөек Җиңү көне. Һәр йортның капкасын шакымыйча гына киң итеп ачып кергән, кайгы белән шатлыкны мул өләшкән көн бу. Быел халкым Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итте. Районыбызның һәр авыл җирлегендә...

Бөек илебезнең тарих битләрендә һәр кешене тетрәндергән, күз яшьләрсез генә билгеләп үтеп булмый торган зур бәйрәм бар.

Бу - Бөек Җиңү көне. Һәр йортның капкасын шакымыйча гына киң итеп ачып кергән, кайгы белән шатлыкны мул өләшкән көн бу. Быел халкым Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итте. Районыбызның һәр авыл җирлегендә тантаналы митинглар үтте, сугыш дәһшәтен кичкән батырларның исемнәре яд ителде. Ни кызганыч, бүгенге көндә аларның исәннәре бармак белән генә санарлык. Безнең Иске Кыязлы авылында бер генә тере сугыш ветераны да юк, хәтта тыл хезмәтчәннәре дә бик аз калган. Әмма, җирле үзидарә башлыгы Газинур Дәүләтшин әйткәнчә, авыл яшәгәндә, халык хәтерендә алар яши, алар - үлемсез. Авыл уртасына салынган һәйкәл янындагы мәңгелек ут һәм чәчәкләр бәйләме дә шул хакта сөйли.

Мәктәп коллективы белән мәдәният йорты хезмәткәрләре берлегендә оештырылган бәйрәм тантанасы күңелгә үтеп керерлек иде. Урта мәчет имам-хатибы Рөстәм Әхмәтов шәһит киткәннәр рухына багышлап коръән сүрәләре укыды, ветераннар советы рәисе, авылның мөхтәрәм кешесе - Әхмәтзыя Моратшинның чыгышы күңелне тетрәндерде. "Үлемсез полк"та катнашучылар Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән һәрбер фронтовикның фотосын алып чыкканнар иде. Бу фотоларны ясатуда музей җитәкчесенең һәм ветеран-укытучыларның өлеше зур диделәр. Бу хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт.

Сугыш ветераны баласы буларак, мин дә 1943 елда 18 яшендә сугышка киткән әтием - Әхмәтшин Әһлиулланың һәм шул ук елда хәбәрсез югалган әтиемнең абыйсы - Хәбибулла солдатның фотоларын тотып шул сафтан атладым. Әбиемнең үлем түшәгендә ятканда "Хәбибуллам кайтачак..." дип үзәге өзелеп әйткән сүзләре искә төшеп, бәгырьне көйдерде. Әйе, халык хәтере көчле ул. Буыннар алмашынса да, сугыш корбаннары мәңге онытылмаслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев