Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Аксубайда – җиңү көне

Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм тантаналы һәм күңелләрне тетрәндерерлек итеп үтте. 9 май көнне үзәк мәйданда 3500 меңгә якын аксубайлы һәм район кунаклары җыелды. Алар бәйрәмнең төп гаеплеләре - ветераннарга чәчәкләр бүләк итәргә һәм аларны бәйрәм белән котларга ашыктылар. Районда 16 сугыш ветераны калды. Аларның...

Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм тантаналы һәм күңелләрне тетрәндерерлек итеп үтте.

9 май көнне үзәк мәйданда 3500 меңгә якын аксубайлы һәм район кунаклары җыелды. Алар бәйрәмнең төп гаеплеләре - ветераннарга чәчәкләр бүләк итәргә һәм аларны бәйрәм белән котларга ашыктылар. Районда 16 сугыш ветераны калды. Аларның 4се генә тантаналы чарада катнаша алды. Аларга һәм тыл хезмәтчәннәренә бу көнне аерым игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде.

ХӘТЕР

Мәйданда сугыш кырларында ятып калган һәм Җиңү белән кайткан сугышчыларга багышланган театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. "41нче ел вальсы" ишетелде, сәхнәгә вальс биюче парлар чыкты. Тамаша сугышның көтмәгәндә башлануын, шатлыклы чыгарылыш балыннан соң егетләрнең яуга китүләрен гәүдәләндерде.

"Кара тәреләр" күренеше тормышның аяусыз булуын дәлилләде. Тамашачылар фашист илбасарларына булган нәфрәт хисләрен йөрәкләре аша кичерделәр. Чыгыш ясаучылар театральләштерелгән бию композициясе аша тылда калганнарның сагыну хисләрен, госпитальләрдәге хәсрәт һәм өметсезлекне, хат алган сугышчыларның шатлыгын гәүдәләндерделәр. Һәм менә традицион "Җиңү көне" җыры яңгырады.

БЕР МИНУТЛЫК ТЫНЛЫК

Оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре Мәңгелек ут һәм Бөек Ватан сугышы геройлары обелискы итәгенә веноклар куйдылар. Беренче булып сугыш һәм хезмәт ветераннары, алардан соң җитәкчеләр һәм бәйрәм кунаклары атлады.

Бер минутлык тынлык вакытында яу кырында башларын салганнарны, Җиңүнең 72 еллыгына кадәр яши алмаган ветераннарны искә алганда бөтен дөнья тынып калды. Тынлыкны аяусыз сугыш чоры кайтавазы булып ишетелгән автомат тавышлары өзде.

ҖИҢҮ КРОССЫ

Һәр ел саен Җиңү көнендә якташыбыз Советлар Союзы герое Григорий Романов истәлегенә җиңел атлетика кроссы һәм автомотоузыш күркәм гадәткә әйләнеп бара. Старт бирелде һәм Аксубай районы укучылары, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, профессиональ спортчылар һәм спорт яратучылар мәйданнан йөгереп киттеләр. Һәр ел саен автомотоузышта "ТР армиясенә, авиациясенә һәм флотына ирекле ярдәм итү оешмасы" берләшмәсе машиналары катнаша. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Аксубай районының ДОСААФ оешмасы ике тапкыр Советлар Союзы герое Н.Г. Столяров исемендәге Күчмә вымпелга ия булды.

ТАНТАНАЛЫ ЧЫГЫШЛАР

Митинг катнашучыларын район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ул бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да чын күңеленнән Җиңү көне белән котлады.

- Бу көн илебез халыклары хәтерендә һәрвакыт иң бөек, иң әче һәм шул ук вакытта иң шатлыклы бәйрәм булды һәм шулай булып кала да, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Икенче Бөтендөнья сугышы кебек фаҗига башка беркайчан да кабатланырга тиеш түгел. Кешеләрнең имин тормышта һәм дустанә мөнәсәбәттә яшәүләрен телим. Алга таба да икътисадны үстерү һәм якты киләчәк өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. Сугыш батырларын, тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән тәбрик итәм!

Татарстан хөкүмәте исеменнән Аксубай районы халкын Җиңү көне белән ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов котлады. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Мөрәҗәгатен укыды. Ветераннарны шулай ук Җиңү бәйрәме белән безнең округ буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин котлады.

Сугыш ветераны Елисей Тимирясов чыгышы 72 ел элек яуланган тыныч тормыш, илебезнең чәчәк атуын, халыкның эчкерсез сөенечен үз эченә алды.

ПАРАД

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан парадны ачу хокукы Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге ветераннар Советы рәисе, отставкадагы майор Шамил Сәхабетдиновка бирелде.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, сугышчы-интернационалистлар, Әфганстан Демократик Республикада һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, район үзәге мәктәпләре һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумы укучылары мәйданнан тантаналы марш белән үттеләр. Варшава килешүе ветераннары советы һәм Германиядә Совет гаскәрләре төркеме парадны япты.

Район үзәгендә уздырылган Җиңү Парадында - 3 меңнән артык, район буенча бәйрәм чараларында барлыгы 12 меңнән күбрәк кеше катнашты.

Митингтан соң җитәкчеләр ветераннар белән рәсми булмаган очрашу үткәрделәр. Шулай ук ветераннар һәм бәйрәм кунаклары өчен Балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйрәм концерты оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев