Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

9 Май уңаеннан

9 май көнне район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар үтә. Иртәнге 8:00дән кичке 22:00 сәгатькә кадәр Мәңгелек ут һәм Хәрби дан обелискы янында аксубайлыларның яшь буыны почетлы сакта торачак. Сәгать 10да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг башлана. Хезмәт коллективлары Каһарманнар обелискына таҗлар һәм чәчәкләр куячак, район...

9 май көнне район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар үтә.

Иртәнге 8:00дән кичке 22:00 сәгатькә кадәр Мәңгелек ут һәм Хәрби дан обелискы янында аксубайлыларның яшь буыны почетлы сакта торачак.

Сәгать 10да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг башлана. Хезмәт коллективлары Каһарманнар обелискына таҗлар һәм чәчәкләр куячак, район үзәгенең белем бирү учреҗдениеләре укучылары, эчке эшләр бүлегенең шәхси составы, Көнбатыш гаскәрләре һәм Варшава килешүе ветераннары союзы вәкилләре сафка тезелеп үтәчәк.

Аксубай - Кәкре Күл маршруты буенча Советлар Союзы герое Григорий Романов истәлегенә җиңел атлетчылар кроссына старт биреләчәк.

Тантаналы чаралардан соң мәйданда театральләштерелгән тамаша һәм бәйрәм концерты башлана.

12:00дән 12:30 сәгатькәчә районның төп мәйданыннан "Үлемсез полк" үтәчәк. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Моның өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан яки тылда хезмәт куйган туганыңның портретын штендерда күтәреп барырга кирәк. Штендерны заказ биреп тә, үзеңә дә ясарга була. Фотография юк икән, аның урынына геройның исем-фамилиясен һәм званиесен язырга.

Кичке 19:00 сәгатьтә үзәк мәйданда массакүләмле күңел ачулар башлана. Программада - концерт номерлары, дискотека.

9 май көнне районның барлык авыл җирлекләрендә дә тантаналы чаралар үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев