Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юлда имин йөрү өчен

    "Имин тәгәрмәч" яшь инспекторлар бәйгесенең традицион район этабы районның 20 мәктәбе отрядларын берләштерде. Яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә көч сынаштылар һәм башка өлкәләрдә дә белемнәрен тикшереп карадылар. - Бәйгенең максаты - кануннарга битараф булмаган юл хәрәкәте катнашучыларын тәрбияләү, балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүләрен кисәтү, - дип белдерде Аксубай ЮХИДИ бүлеге...

    "Имин тәгәрмәч" яшь инспекторлар бәйгесенең традицион район этабы районның 20 мәктәбе отрядларын берләштерде.

    Яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә көч сынаштылар һәм башка өлкәләрдә дә белемнәрен тикшереп карадылар.

    - Бәйгенең максаты - кануннарга битараф булмаган юл хәрәкәте катнашучыларын тәрбияләү, балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүләрен кисәтү, - дип белдерде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Бу ярышларны без ел саен җәйге каникуллар алдыннан үткәрәбез. Чөнки яшь юл инспекторлары юлларда һәм урамнарда, мәктәп яны лагерьләрендә үзеңне тәртипле тотуны, юл хәрәкәтенең имин катнашучылары булуны пропагандалауда беренче ярдәмчеләребез.

    Бәйге район Дәүләт автомобиль инспекциясе һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан үткәрелде. Аның программасы юлда йөрү кагыйдәләрен, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү нигезләрен, велосипед төзелешен, автоюлларда велосипед белән йөрү кагыйдәләрен белүне үз эченә алды.

    Җиңүчеләр тупланган баллар суммасына карап билгеләнде. Нәтиҗәдә Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары беренче урынны, Кәкре Күл мәктәбе укучылары - икенче һәм Яңа Ибрай мәктәбе укучылары өченче урынны яуладылар. Велосипед белән фигуралы йөрүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче һәм ашыгыч ярдәм күрсәтә алучы иң яхшы укучыларны да аерым билгеләп үттеләр.

    Призлы урыннарны алучылар Имин юл хәрәкәте фондыннан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: