Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл статистикасы

    2016 елның 6 аенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 2403 юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очракларын ачыклаган, шул исәптән 347 се - полициянең участок вәкилләре тарафыннан. 1255 машина йөртүчегә тизлек режимын арттырган өчен административ беркетмә төзелгән, 227 машина йөртүче - саклык каешын эләктермәгән өчен, 167 се - юл билгеләрен үтәмәгән өчен, 165е -...

    2016 елның 6 аенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 2403 юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очракларын ачыклаган, шул исәптән 347 се - полициянең участок вәкилләре тарафыннан.

    1255 машина йөртүчегә тизлек режимын арттырган өчен административ беркетмә төзелгән, 227 машина йөртүче - саклык каешын эләктермәгән өчен, 167 се - юл билгеләрен үтәмәгән өчен, 165е - иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәү сәбәпле җәзага тартылган, 33 машина йөртүче утыртып йөртү кагыйдәләрен бозган яки балалар иминлеге өчен каралган махсус җайланманы кулланмаган, 47 се машина руле артына документларсыз утырган, 39 ы - дәүләт билгеләре укылмый торган автомобиль белән идарә иткән, 13е юлда җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән. 12 сенең - машина йөртү таныклыгы булмаган, 47се - төзек булмаган машина белән идарә иткән, 9ы - Юл һәлакәте урыныннан качып киткән, 61 машина йөртүче - штраф түләмәгән, 50 се руль артына исерек килеш утырган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 54 җәяүле һәм пассажир да җәзага тартылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: