Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл статистикасы

    2017 елның февраль аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның 359 очрагын теркәгән, шул исәптән 74 ен участок вәкилләре ачыклаган. Дәүләт билгеләре укылмаган машина руле артына утырган - 8, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасына идарә иткән - 9, ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш идарә иткән 30 йөртүче тоткарланган....

    2017 елның февраль аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның 359 очрагын теркәгән, шул исәптән 74 ен участок вәкилләре ачыклаган.

    Дәүләт билгеләре укылмаган машина руле артына утырган - 8, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасына идарә иткән - 9, ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш идарә иткән 30 йөртүче тоткарланган. 24 машина йөртүче туктап тору кагыйдәсен бозган яки транспорт чараларын инвалидлар өчен каралган урында калдырган. 222 машина хуҗасы юл билгесенә игътибар бирмәгән, 16 машина йөртүченең үзе белән документлары булмаган, 20се куллануга яраксыз машинага идарә иткән. Шулар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 12 җәяүлегә дә җәза бирелгән. 13 машина йөртүче һәм пассажир - иминлек каешын эләктермәгән. 17 машина хуҗасын штраф түләмәгән өчен кабаттан җәзага тартканнар. 6 шофер алкоголь кулланган килеш руль артына утырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: