Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл сатистикасы

    Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре апрель аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 392 очрагын теркәгәннәр. Шуның 96 сын полициянең участок вәкилләре ачыклаган. 232 машина йөртүчегә - юлда йөрү тизлеген арттырган өчен, 6 сына - балаларны махсус саклану җайланмасыннан тыш утыртып йөрткән өчен, 31 нә - иминлек каешын эләктермәгән өчен, 9 ына...

    Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре апрель аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 392 очрагын теркәгәннәр. Шуның 96 сын полициянең участок вәкилләре ачыклаган.

    232 машина йөртүчегә - юлда йөрү тизлеген арттырган өчен, 6 сына - балаларны махсус саклану җайланмасыннан тыш утыртып йөрткән өчен, 31 нә - иминлек каешын эләктермәгән өчен, 9 ына - теркәү номерлары укылмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, 54 машина йөртүчегә юл билгеләре таләпләрен үтәмәгән өчен җәза бирелгән. 17 машина йөртүче транспорт чарасы руле артына документларсыз утырган, 17 се - җитешсезлекләр күзәтелгән автомобиль белән юлга чыккан, 28 нең иминият полисы булмаган яки фамилияләре иминият кәгазендә теркәлмәгән, 8 е - караңгылату кагыйдәләрен бозган, 5 се штраф түләмәгән өчен тоткарланган, 7 се машина артына исерек хәлдә утырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: