Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алыйк

    Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрь аеның һәр өченче якшәмбесендә үтә. Безнең районда да юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алачаклар. Бу көнгә Дәүләт автомобиль инспекциясе чаралар әзерләгән - мәктәп укучылары, автомәктәп курсантлары белән юлларда кагыйдәләргә каршы килүнең куркыныч булуы хакында сөйләү өчен очрашулар, өлкән сыйныф укучылары һәм студент яшьләр...

    Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрь аеның һәр өченче якшәмбесендә үтә.

    Безнең районда да юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алачаклар. Бу көнгә Дәүләт автомобиль инспекциясе чаралар әзерләгән - мәктәп укучылары, автомәктәп курсантлары белән юлларда кагыйдәләргә каршы килүнең куркыныч булуы хакында сөйләү өчен очрашулар, өлкән сыйныф укучылары һәм студент яшьләр арасында юл һәлакәтләрен профилактикалау буенча пропаганда акцияләре уздыру. Чараларда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары да катнашачак.

    - 2016 елда район юлларында 19 юл-транспорт вакыйгасы булды, анда 19 кеше зыян күрде һәм 4 кешенең гомере өзелде. Искә алу көне - ул юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм аларның якыннарының кайгыларын уртаклашу мөмкинлеге, - дип сөйли районның баш дәүләт автомобиль инспекторы Нияз Гыймалетдинов. - Ә юл хәрәкәтендә катнашучыларга юлларда сак булыгыз, дип тагын бер кат исләренә төшерәсе килә. Гомер - ул безгә бирелгән иң кадерле бүләк. Без үзебез һәм балаларыбыз өчен җаваплы. Исегездән чыгармагыз: сезне өйдә көтәләр!

    Фото: berdsk-online.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: