Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл һәлакәтендә бала зыян күргән

    31 май көнне Аксубай районында 20 сәгать 10 минутта "Лада" автомобиленең 41 яшьлек йөртүчесе Иске Ильдеряк ягыннан Аксубайга таба хәрәкәт иткәндә имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайламый һәм юл читенә тәгәри. Машина йөртүче һәм аның хатыны - иминлек каешлары, ә бала махсус җайланманың иминлек каешы белән эләктерелгән була. Өчесе...

    31 май көнне Аксубай районында 20 сәгать 10 минутта "Лада" автомобиленең 41 яшьлек йөртүчесе Иске Ильдеряк ягыннан Аксубайга таба хәрәкәт иткәндә имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайламый һәм юл читенә тәгәри.

    Машина йөртүче һәм аның хатыны - иминлек каешлары, ә бала махсус җайланманың иминлек каешы белән эләктерелгән була. Өчесе дә төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелә. Ата-ананың икесе дә салмыш хәлдә була.

    - Балалар креслосында утырып барган булса да, бала күбрәк зыян күргән, чөнки автокресло машинаның иминлек каешлары белән ышанычлы эләктерелмәгән була, - дип аңлатма бирде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Ата-аналарга ш ны истән чыгармаска: аннан-моннан гына ышанычсыз эләктерелгән балалар креслосы сабыйның иминлеген тәэмин итми. Һәм салмыш хәлдә беркайчан да машина руле артына утырырга ярамый. Чөнки машина йөртүче үзенекен генә түгел, ә машинада утырып баручыларның гомерен дә куркыныч астына куя, ә бу очракта инде гаиләсенекен дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: