Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл һәлакәтендә 2 кеше каза күргән

    Үткән җомгада иртәнге 3 сәгать 15 минутта Аксубайда авыр юл-транспорт һәлакәте була. Районның Октябрь урамында исерек килеш руль артына утырган "Нива" машинасы хуҗасы, зур тизлек белән бару сәбәпле, борылышта туктап кала алмый һәм чокырга очып төшә. Шофер һәм аның исерек пассажирлары бәхетенә анда вак куаклар үсә торган булган, алар сәрхүшләрне...

    Үткән җомгада иртәнге 3 сәгать 15 минутта Аксубайда авыр юл-транспорт һәлакәте була.


    Районның Октябрь урамында исерек килеш руль артына утырган "Нива" машинасы хуҗасы, зур тизлек белән бару сәбәпле, борылышта туктап кала алмый һәм чокырга очып төшә. Шофер һәм аның исерек пассажирлары бәхетенә анда вак куаклар үсә торган булган, алар сәрхүшләрне үлемнән коткарып калганнар.

    Саба районыннан командировкага килгән бу кешеләр нинди бәйрәмне билгеләп үткәннәрдер, билгесез, әмма бу көнне алар гомерләре буе истә тотачаклар. Бу алар өчен икенче туган көн булачак.

    -Каза күрүчеләрнең икесе хастаханәгә озатылган. Машина хуҗасының таз-бот буыны сынган, бер пассажирның умыртка баганасына зыян килгән, икенчесе - сау-сәламәт, - дип сөйләде ЮХИДИның Аксубай бүлекчәсе башлыгы Нияз Гималетдинов.

    Октябрь урамындагы борылыш янында урнашкан әлеге чокыр еш кына бәла-каза күрү урыны булып тора, биредә һәлак булучылар да бар. Әмма бу һәлакәтләрнең сәбәбе бер -тизлекне арттыру һәм аек булмаган килеш руль артына утыру.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: