Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл хаталарны кичерми

    Күпләп кар явуы күзәтелгән ике көн эчендә 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, берсендә 2 кеше һәлак булган. Беренче кар төшү гадәттә юл һәлакәтләренең кискен артуына китерә. Районның дәүләт автомобиль инспекторлары искәртә: кышка аяк баскан чорда машина йөртүчеләргә синоптиклар фаразлавына колак салырга һәм автомобильне кышкыга әзерләүне сузмаска. Бу автомобиль тәгәрмәчләрен алмаштыруга гына...

    Күпләп кар явуы күзәтелгән ике көн эчендә 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, берсендә 2 кеше һәлак булган.

    Беренче кар төшү гадәттә юл һәлакәтләренең кискен артуына китерә. Районның дәүләт автомобиль инспекторлары искәртә: кышка аяк баскан чорда машина йөртүчеләргә синоптиклар фаразлавына колак салырга һәм автомобильне кышкыга әзерләүне сузмаска. Бу автомобиль тәгәрмәчләрен алмаштыруга гына кагылмый, машинада электр үткәргечләренең төзеклеген, аккумулятор корылмасын, бигрәк тә яктырту җайланмаларын, тәрәзә чистарткычларны тикшерү мөһим.

    Юл һәлакәтен ничек булдырмый калырга, юлда үзеңне ничек тотарга, болар хакында районның баш дәүләт инспекторы - Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов сөйли:

    - Һичшиксез, һәр машина йөртүче үзенең корыч атын кышкыга әзерләргә тиеш. Шулай ук үзенең дә психологик яктан кышкыга әзер булуы шарт. Җилдереп йөрү турында онытып торырга, игътибарны арттырырга, имин тизлекне сайлап алырга, куркыныч маневрлардан сакланырга - катлаулы юл- метеорология шартларында туктату (тормоз) юлы берничә тапкырга арта. Явым-төшем күзәтелгәндә, һичшиксез, фараларны һәм томанга каршы җайланмаларны кабызырга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: