Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Өйрәнү дә, практика да

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсенә юлларның имин булуы мөһим. Ә моның өчен һәркем катгый рәвештә кагыйдәләргә буйсынырга тиеш. Әлеге чынбарлыкны балачактан ук сеңдерү зур роль уйный, автотрассаларда юл йөрү кагыйдәләрен белеп куллануны ныклап төшендерергә кирәк. Район мәктәпләрендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары уздырган чаралар да бу эшкә юнәлтелгән. "Имин тәгәрмәч - 2015"...

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсенә юлларның имин булуы мөһим.



Ә моның өчен һәркем катгый рәвештә кагыйдәләргә буйсынырга тиеш. Әлеге чынбарлыкны балачактан ук сеңдерү зур роль уйный, автотрассаларда юл йөрү кагыйдәләрен белеп куллануны ныклап төшендерергә кирәк. Район мәктәпләрендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары уздырган чаралар да бу эшкә юнәлтелгән. "Имин тәгәрмәч - 2015" район ярышларында алар юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.


Бәйге биш юнәлеш буенча үтте. Яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен, велосипедны фигуралы йөртү сәләтен, аның төзелеше буенча теоретик белемнәрен, беренче медицина ярдәмен күрсәтү, һәм хәтта артистлык сәләтен дә күрсәттеләр. Балаларның чыгышларын мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләреннән торган хөкемдарлар коллегиясе бәяләде. Әлеге эш йомгаклары мондый: "Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре" номинациясендә беренче урын Иске Кыязлы урта белем бирү мәктәбе укучысы Муса Нәсыйбуллинга бирелде. Ольга Абросимова (Иске Савруш мәктәбе) икенче призны яулады. Иске Ильдеряк авылыннан Алексей Пикалов әлеге номинациядә өченче булды һәм велосипедта фигуралы йөрү буенча беренче килде. Икенче Аксубай урта белем бирү мәктәбеннән Юлия Золина да ике тәгәрмәчле транспортны йөртүдә икенче нәтиҗәгә иреште. Өченче призер исеменә Яңа Ибрайдан Алмаз Мостафин лаек булды. Кызлар арасында медицина буенча белемне аның авылдашы Резидә Гелметдинова бик яхшы бәян итте.

Ольга Абросимова анардан әз генә калышты, ә өченче урын Ксения Красновага (Аксубай лицее) бирелде. Егетләр арасында медицина буенча призерлар Ильмир Ризванов (Иске Ибрай), Муса Нәсыйбуллин (Иске Кыязлы), Владимир Малов (Сөнчәле) булдылар. Команда зачетында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында - Иске Ильдеряк урта белем бирү мәктәбе, 2 урында - Яңа Ибрай урта белем бирү мәктәбе, 3 урында - Аксубай лицее.


Җиңүчеләргә мәктәптән тыш эшләр үзәге грамоталарын һәм БДД фонды бүләкләрен тапшырдылар. Һәм бу гына түгел әле. Барлык катнашучылар да Нурлат шәһәренең БДД фондыннан татлы күчтәнәчләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев