Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җәяүлеләр игътибарына

    Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау максатларында 10 октябрьдән 19 ына кадәр Татарстанда "Җәяүлеләр кичүе" профилактик чарасы уза. Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт имгәнүләре торышы җитди борчу уята. 2016 елның 9 аенда Татарстанда җәяүлеләрне таптатуның 1233 очрагы теркәлгән, шуның нәтиҗәсендә 78 кеше һәлак булган, 1194 җәяүле имгәнү алган. Таптатуның 443 очрагы турыдан-туры җәяүлеләр...

    Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау максатларында 10 октябрьдән 19 ына кадәр Татарстанда "Җәяүлеләр кичүе" профилактик чарасы уза.

    Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт имгәнүләре торышы җитди борчу уята. 2016 елның 9 аенда Татарстанда җәяүлеләрне таптатуның 1233 очрагы теркәлгән, шуның нәтиҗәсендә 78 кеше һәлак булган, 1194 җәяүле имгәнү алган. Таптатуның 443 очрагы турыдан-туры җәяүлеләр кичүендә килеп чыккан, әлеге вакыйгалар нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак була, 450 се - имгәнә. Таптатуның һәр өченче очрагында җәяүлеләр өчен каралган кичүләрдә хилафлыклар ачыкланган. Көзге-кышкы чорда "Зебра" билгеләренең таушалганлыгы яки бөтенләй булмавы киң таралган җитешсезлек булып тора. "Җәяүлеләр кичүе" профилактикалау ункөнлеге кысаларында Аксубай Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә юлда хәрәкәт итүдә өстенлек күрсәтмәү һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларына киртә кую, шулай ук тәүлекнең караңгы өлешендә хәрәкәт иткәндә утны кире кайтара торган элементларны кулланмаучыларны ачыклау өстендә эшләүне көчәйтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: