Аксубаево
  • Рус Тат
  • Йә штраф түлисең, йә таныклыктан мәхрүм каласың

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылган гражданнарны мәҗбүри эшләр яки махсус таныклыктан мәхрүм итү көтә. - Быелның гыйнвар аенда "Башкарма производство турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертә торган закон гамәлгә керде. Башкарма документ буенча бурыч суммасы ун мең сумнан артса, хуҗа транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә ала, -...

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылган гражданнарны мәҗбүри эшләр яки махсус таныклыктан мәхрүм итү көтә.

    - Быелның гыйнвар аенда "Башкарма производство турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертә торган закон гамәлгә керде. Башкарма документ буенча бурыч суммасы ун мең сумнан артса, хуҗа транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә ала, - дип аңлатты Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Бурычлы гражданинның транспорт чарасына идарә итү хокукы чикләнүе турындагы мәгълүмат ЮХИДИның мәгълүматлар базасына кертелә. Әлеге чикле вакытны бурычлы гражданин бозган очракта, закон тарафыннан илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту яки бер елга кадәр махсус таныклыктан мәхрүм итү җәзасы каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: