Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Тәгәрмәчләр игътибар сорый

Агымдагы елда машина хуҗалары кышкы шиналарны 3 җәйге ай, ә җәйгеләрен - 3 кышкы ай дәвамында куллануны тыячаклар. Моннан тыш 2015 елның 1 гыйнвареннән соң Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә, ягъни җиңел автомобильләрдә кышкы шиннарның рөхсәт ителгән кадәр ашалу дәрәҗәсе 1,6 миллиметрдан 4 миллиметрга үзгәртеләчәк. Дәүләт автоинспекциясе тәгәрмәч шиннарының тузуына...

Агымдагы елда машина хуҗалары кышкы шиналарны 3 җәйге ай, ә җәйгеләрен - 3 кышкы ай дәвамында куллануны тыячаклар.
Моннан тыш 2015 елның 1 гыйнвареннән соң Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә, ягъни җиңел автомобильләрдә кышкы шиннарның рөхсәт ителгән кадәр ашалу дәрәҗәсе 1,6 миллиметрдан 4 миллиметрга үзгәртеләчәк.

Дәүләт автоинспекциясе тәгәрмәч шиннарының тузуына аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртә. Протекторның иң уңайлы тирәнлеге 8 миллиметр, әгәр ул 6 миллиметрга кимесә - тормоз юлы 20 процентка, ә 4 миллиметрга калса - 1,5 тапкырга арта. Протектор тирәнлеге 2 миллиметрга калса, тукталу арасы 70 процентка арта. Тәгәрмәч шины "пеләшләнеп" беткәндә машинаның тукталу арасы 2 тапкырга артып китәргә мөмкин.

Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре нигезендә бер үк вакытта кышкы һәм җәйге шиннар куллану да тыела, бу юлда көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Машинаның бер күчәренә ике төрле зурлыктагы, төрле конструкцияле (радиаль, диагональ, камералы, камерасыз), протекторның бизәкләре төрле булган, яңа һәм төзәтелгән, яңа һәм ашалган модельләрне бергә куллану тыела.

Татарстан республикасының ЮХИДИ идарәсе катгый рәвештә машинаның барлык тәгәрмәчләрендә дә бертөрле шиннар кулланырга тәкъдим итә.

"Тәгәрмәчле транспорт чараларының иминлеге турындагы" Техник регламент таләпләрен бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган.
Транспорт чарасының техник яктан төзек булуы һәм Юл йөрү кагыйдәләре төгәл үтәү генә юлларда исән-имин йөрүне тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев