Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Стоянкада торган автомобиль өчен кем җаваплы?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең Аксубай районындагы контроль-инспекция бүлегенә автотранспортны ремонтлау һәм саклауга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Аларның кайберәүләренә җавап алу нияте белән без Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Илүс Гайнуллин белән очраштык. Арсентий: Автомобильне автосервиста калдырган идем, чөнки ремонтлау өчен берничә көн кирәк иде. Автомобильне...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең Аксубай районындагы контроль-инспекция бүлегенә автотранспортны ремонтлау һәм саклауга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр ешайды.


Аларның кайберәүләренә җавап алу нияте белән без Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Илүс Гайнуллин белән очраштык.
Арсентий: Автомобильне автосервиста калдырган идем, чөнки ремонтлау өчен берничә көн кирәк иде. Автомобильне кабул итү-тапшыру акты сораган идем, алар килешүдән башка бернәрсә дә төземибез, дип баш тарттылар. Автосервис хезмәткәрләренең гамәле законлымы?
-2011 елның 11 апрелендә РФ Хөкүмәте раслаган 290 нчы Карарының "Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү кагыйдәләре" нигезендә, - әгәр кулланучы үзенең автомототранспортын ремонтлау өчен башкаручыга калдырса, башкаручы килешү белән бергә кабул итү-тапшыру акты төзергә тиеш. Актта транспорт чарасының комплектлылыгы һәм күзгә күренә торган җимереклекләрен, кулланучы калдырган запас частьлар исемлеген күрсәтергә тиеш, - дип аңлата Илүс Гайнуллин.
Кабул итү-тапшыру актына башкаручының җаваплы кешесе һәм кулланучы кул куя, акт башкаручының мөһере белән раслана.Килешү һәм кабул итү-тапшыру акты кулланучыга бирелә.
Петр: автомобильне стоянкага куйдым. Иртә белән, автомобильне алганда, машинаның яньчелгәнен күреп алдым. Стоянка хуҗасы ремонт өчен чыгымнарны түләргә тиешме?
-Шул ук Кагыйдәләр нигезендә, транспорт чарасы стоянкада торган вакытта аның нинди дә булса запас часте югалса яки аңа зыян килсә, кулланучы таләбе буенча башкаручы тиешле акт төзергә тиеш. Акт ике нөсхәдә төзелә, аның берсе кулланучыга бирелә, икенчесе башкаручыда кала.
Башкаручы кулланучы тоткан чыгымнарны капларга тиеш.
Әгәр дә автомототранспорт чарасын төзәтү мөмкин булмаса, ә башкаручы аның өчен җаваплы булса, кулланучы транспорт чарасыннан баш тарта һәм аның өчен акча таләп итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев