Аксубаево
  • Рус Тат
  • Скутер йөртүчесе исән калды

    Сентябрь аенда Аксубай районы территориясендә 1 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда 1 кеше зыян күргән. 4 сентябрь көнне төнге сәгать бердә Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында скутер йөртүчесе - 1979 елда туган Чистай кешесе иминлек режимын бозган тизлек белән хәрәкәт итә һәм һәлакәт китереп чыгара. Нәтиҗәдә төрле имгәнүләр белән Чистай хастаханәсенә эләгә. Бер...

    Сентябрь аенда Аксубай районы территориясендә 1 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда 1 кеше зыян күргән.

    4 сентябрь көнне төнге сәгать бердә Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлында скутер йөртүчесе - 1979 елда туган Чистай кешесе иминлек режимын бозган тизлек белән хәрәкәт итә һәм һәлакәт китереп чыгара. Нәтиҗәдә төрле имгәнүләр белән Чистай хастаханәсенә эләгә.

    Бер ай эчендә районда матди зыян китергән 19 юл һәлакәте килеп чыккан. Узган елның 9 ае белән чагыштырганда матди зыян белән тәмамланган юл вакыйгалары саны 27гә кимегән.

    Фото: u24.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: