Аксубаево
  • Рус Тат
  • Штрафларны арттыру нәтиҗәле булды

    Аксубай ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары чираттагы уртак рейдка чыктылар, алар белән бергә безнең хәбәрчебез дә юллардагы хәлне тикшерүдә катнашты. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин, юлларда шоферлар, җәяүлеләр һәм аерата яклауга мохтаҗ булган гражданнар-машиналарда утыртып йөртелгән балаларның иминлеген тәэмин итү максатларында моңа охшаш рейдларның кирәклеген тагын бер...

    Аксубай ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары чираттагы уртак рейдка чыктылар, алар белән бергә безнең хәбәрчебез дә юллардагы хәлне тикшерүдә катнашты.

    Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин, юлларда шоферлар, җәяүлеләр һәм аерата яклауга мохтаҗ булган гражданнар-машиналарда утыртып йөртелгән балаларның иминлеген тәэмин итү максатларында моңа охшаш рейдларның кирәклеген тагын бер кат билгеләп үтте. ТР буенча МВД ЮХИДИ тарафыннан штраф төрендә административ җәза бирелгән, әмма төрле юллар белән аны түләүдән качып йөргән машина йөртүчеләргә каршы көрәшү алып баруны үз эченә алган "Исерек шоферларга каршы" проектны гамәлгә ашыру да шулай ук мөһим булып тора. Әмма закон нигезендә түләнмәгән штраф күләме тиешле түләү срогы чыкканнан соң икеләтә арта һәм шуның өстенә явыз ният белән штраф түләмәгән кешене кулга алу җәзасы да гамәлдә.

    Бу юлы рейдка ике юнәлеш буенча ике экипаж чыкты, берсе-Аксубай-Савруш, икенчесе-Аксубай-Иске Тимошкино автомобиль юлы буйлап.


    Штрафлар күләмен арттыру автомашина йөртүчеләр дисциплинасына йогынты ясадымы?-дип кызыксындым юлда барганда Аксубай ЮХИДИ начальнигы Нияз Гималтдиновтан.

    -Әгәр үткән елның шул чорында безнең тарафтан 30 исерек шофер тоткарланган булса, быел исә шундый 12 машина йөртүче теркәлгән. Штраф күләменең утыз мең сумга кадәр артуы һәм шуның өстенә кулга алу-әлеге мәгълүматлардан чыгып фикер йөрткәндә нәтиҗәле тоела,-дип билгеләп үтте ул. (Автор искәрмәсе. Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең төп сайтында, «Куркыныч шофер» бүлегендә исерек килеш машина артына утырган шоферларның исемнәре бар).

    -Районда юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләргә теләмәгән шоферларга каршы актив көрәш алып барыла...

    -Агымдагы елның беренче кварталында 41 материал әзерләнде. Штраф түләмәгән унбиш гражданга карата суд кулга алу җәзасын билгеләде.

    Шул ук вакытта кайберәүләрнең моңа исе дә китми. Әйтик, Аксубайда яшәүче 1993 елда туган бер машина йөртүченең сиксән бер мең биш йөз сум штрафы җыелган. Исерек килеш ул беренче тапкыр ноябрь аенда тоткарланган, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә бәйле материал әзерләнгән арада ул икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырырга өлгергән. Шулай ук ЮХИДИ линиясе буенча административ хокук бозган өчен салынган мең ярым сум штрафны да түләмәгән. Хәзер исә суд карары буенча 80 мең сум штрафны суд приставлары дәүләт файдасына түләттерәчәк. Ә менә мең ярым сум штрафны түләмәгән өчен яшь кешегә карата тугыз тәүлеккә кулга алу җәзасы билгеләнгән.

    Җомга көнне ике экипаж белән алып барылган биш сәгатькә сузылган рейд барышында уннарча шофер һәм пассажир тикшерелде, 17 беркетмә төзелде. Шул исәптән тугызысы-тизлекне арттырган, өчесе- юл билгесенә игътибар бирмәгән, берсе-иминлек каешын каптырмаган һәм дүртесе фараларны кабызмыйча хәрәкәт иткән өчен.

    Ни генә дисәң дә халыкның менталитеты үзгәрми-ДАИ машиналарын күргән шоферлар "үз телләрендә" алдан ук бер-берсенә хәбәр итәргә өлгерәләр. Болай эшләп алар зур хата ясыйлар, чөнки бу юлы тоткарланмый калган, җилдән җитез хәрәкәт итәргә яраткан машина йөртүче, икенче юлы юлда һәлакәт китереп чыгарырга да мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: