Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Саннар теле белән

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафлар суммасы, шоферлар үзләренең руль артында булуларын онытмасыннар өчен арттырыла. Автомобильнең югары куркыныч тудырган чара булуы һәркемгә билгеле. Үзегез уйлап карагыз, бу ай юлларда ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 166 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән, бу көненә 5 әр очрак туры килә дигән сүз....

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафлар суммасы, шоферлар үзләренең руль артында булуларын онытмасыннар өчен арттырыла.


Автомобильнең югары куркыныч тудырган чара булуы һәркемгә билгеле. Үзегез уйлап карагыз, бу ай юлларда ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 166 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән, бу көненә 5 әр очрак туры килә дигән сүз. Ә аларның һәркайсы аянычлы тәмамланырга мөмкин бит. Машина руле артына таныклыксыз утырган өч автомобиль хуҗасы үзләренең «корыч атларын» штрафстоянкага куярга мәҗбүр булган.
69 шофер иминлек каешларыннан файдаланмаган. 7 шофер исерек килеш тоткарланган. 25 шоферга балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөргән өчен штраф салынган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 15 җәяүлегә җәза бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев