Аксубаево
  • Рус Тат
  • Салган килеш руль артына

    Статистикадан күренгәнчә, нәтиҗәсе аянычлы тәмамланган барлык аварияләр дә исерек шоферлар гаебе белән килеп чыга. Район үзәге урамнарының берсендә, көпә-көндез, юлның һәм күз күременең идеаль булуына карамастан, чит ил машинасы шоферы юл уңае юнәлешендә хәрәкәт итүче башка җиңел автомашинаны бәрдерә. Соңрак ачыкланганча, "Тойота" шоферы исерек булган һәм зур тизлек белән баручы...

    Статистикадан күренгәнчә, нәтиҗәсе аянычлы тәмамланган барлык аварияләр дә исерек шоферлар гаебе белән килеп чыга.


    Район үзәге урамнарының берсендә, көпә-көндез, юлның һәм күз күременең идеаль булуына карамастан, чит ил машинасы шоферы юл уңае юнәлешендә хәрәкәт итүче башка җиңел автомашинаны бәрдерә.
    Соңрак ачыкланганча, "Тойота" шоферы исерек булган һәм зур тизлек белән баручы машинага идарә итә алмыйча, ундүртле "жигули" машинасына килеп бәрелгән. "Жигули" пассажирларын хастаханәгә салырга туры килгән. «Руль артындагы шофер - җинаятьче», -дип юкка гына әйтмиләр бугай, аларның гаебе белән күпме кеше бакыйлыкка күчә.
    Тагын бер шундый хәмер яратучы, әмма бу юлы тәгәрмәчле трактор хуҗасы район үзәгеннән ерак түгел юлда идарәне югалта һәм чокырга тәгәри. "МТЗ-80" тракторы кабинасында бер пассажир була һәм ул барыннан да күбрәк зыян күреп, хастаханәгә озатыла.
    Район үзәгенең Октябрь урамында бер исерек шофер яңа "Приора" машинасы белән бордюрдан тротуарга менеп, каен агачына килеп бәрелә. Агач көчле бәрелешкә бирешми, әмма җиңел машинага һәм пассажирга бик нык зыян килә.
    Тизлек режимын арттырган шоферлар да еш кына юл-транспорт фаҗигасына эләгәләр. Бигрәк тә тәҗрибәсе аз булган, әмма җилдерергә яратканнар. югыйсә, Такталы авылы юлында тыныч трассада "Жигули" шоферының юл читендә туктап торган "УАЗ"га килеп чәпәлүен башкача ничек аңларга? Авария китереп чыгаручы шофер һәм аның пассажиры хастаханә койкасына кереп яталар.
    Әйтергә кирәк, бүген Аксубай ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, иң күп авария килеп чыккан урын - ул үзәк хастаханә янындагы машиналар туктап тору урыны. Транспорт чараларының күпләп туплануы сәбәпле шоферлар автомобиль белән артка биргәндә бик еш авария ясыйлар. Бу инде элементар игътибарсызлык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: