Аксубаево
  • Рус Тат
  • Пычрак билге өчен – җәза

    Районда ял көннәре имин узды. Моның шулай булуын район юлларында оештырылган тикшерү нәтиҗәләре дә раслый. Православие динен тотучылар бөек Пасха бәйрәмен билгеләп уздылар, шуның өчен төнлә район юлларында җанлылык сизелде - кемнәрдер кунакка ашыкты, ә шимбә төнендә барысы да төнге дини бәйрәм гыйбадәтенә бардылар. -Бәйрәм көннәрендә районда башка төбәкләрдән килгән...

    Районда ял көннәре имин узды.



    Моның шулай булуын район юлларында оештырылган тикшерү нәтиҗәләре дә раслый. Православие динен тотучылар бөек Пасха бәйрәмен билгеләп уздылар, шуның өчен төнлә район юлларында җанлылык сизелде - кемнәрдер кунакка ашыкты, ә шимбә төнендә барысы да төнге дини бәйрәм гыйбадәтенә бардылар.


    -Бәйрәм көннәрендә районда башка төбәкләрдән килгән автомобильләр агымы күбәя, - дип аңлатма бирде төнге рейдка чыккан төркем башлыгы полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. - Шуның өчен уяулыкны югалтмаска кирәк.


    -Рейд барган өч көн эчендә йөзләгән шофер һәм автомашина тикшерелде. Бәхеткә, узган ял көннәрендә руль артында бер генә дә исерек кеше очрамады, кагыйдә бозучылар да алтау гына булды. Кайсыберләре иминлек каешларын каптырмаган, икенчеләренең машина номерлары укылмаслык хәлдә пычрак иде.

    Фото http://regionsamara.ru/screenshots/pic_38308.jpg сайтыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: