Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәлакәткә китергән сәбәп: кар һәм җәйге тәгәрмәчләр

    Якшәмбе көнне Татарстанда килеп чыккан ике куркыныч юл һәлакәте өч кешенең гомерен алып китте. Җәйге резиналар һәм беренче яуган кар моңа сәбәп булды. Татарстанның Имин юл хәрәкәте Дәүләт автоинспекциясе Идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 октябрь көнне, якынча 4:20 сәгатьтә Алексеевк районында, Алексеевск-Биләр автоюлының 26 чакрымында, 1964 елда туган Джили М-Гранд автомобиле...

    Якшәмбе көнне Татарстанда килеп чыккан ике куркыныч юл һәлакәте өч кешенең гомерен алып китте. Җәйге резиналар һәм беренче яуган кар моңа сәбәп булды.

    Татарстанның Имин юл хәрәкәте Дәүләт автоинспекциясе Идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 октябрь көнне, якынча 4:20 сәгатьтә Алексеевк районында, Алексеевск-Биләр автоюлының 26 чакрымында, 1964 елда туган Джили М-Гранд автомобиле йөртүчесе Биләр авылы тарафыннан шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсенә таба хәрәкәт итә, якынча мәгълүматлар буенча ул, юл-метеорология шартларына (беренче кар төшүенә) игътибар бирмичә, тизлекне арттыра һәм каршы як юнәлешендәге юл читенә тәгәри. Юл вакыйгасы нәтиҗәсендә машина йөртүче алган имгәнүләрдән урында ук җан бирә. Машинада утырып барган 1968 елгы юлчы хатын-кыз, имгәнүләр белән хастаханәгә озатыла.

    Дәүләт автомобиль инспекторлары аңлатма биргәнчә, автомобиль тәгәрмәчләренең барысы да җәйге була һәм шофер машинага идарәне шул сәбәпле югалта да.

    Икенче һәлакәт, якынча 7 сәгать 50 минутта Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 72 чакрымында безнең районда теркәлде. 1980 елгы Лада-217030 (Приора) автомобиле хуҗасы, Нурлаттан Чистайга таба баручы юлдан хәрәкәт итә һәм якынча фаразлаулардан билгеле булганча, ул да шулай ук юл-метеорология шартларын (яуган кар) исәпкә алмыйча, тизлекне арттыра, каршы хәрәкәт итү полосасына чыга һәм 1988 елгы машина йөртүчесе идарә иткән Фредлайнер автомобиленә килеп бәрелә. Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесенең һәм аның 1990 елгы пассажирының вакыйга урынында ук гомерләре өзелә.

    Татарстанның Имин юл хәрәкәте Дәүләт автомобиль инспекциясе Идарәсе мәгълүматларыннан билгеле булганча, автомобильнең алгы тәгәрмәчләре шипалы, ә арттагылары җәйге була.

    - Җәйге тәгәрмәчләр сезоны үтте. Көзге-кышкы юл-метеорология шартлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүне таләп итә. Автомобильгә бер үк вакытта шипалы һәм җәйге көпчәкләр куярга ярамый - мондый тәңгәлсезлек аянычлы фаҗигага китерергә мөмкин, - дип шәрехләде Аксубай ЮХИДИ бүлге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Бу транспорт чараларын куллануга рөхсәт итү буенча Төп нигезләмәләр Кушымтасына да беркетелгән һәм регламентта билгеләнгән.

    Көзге-кышкы һәм кышкы-язгы чорда машина йөртүчеләргә үтә дә мохтаҗлык булмаганда торак пунктлар чикләренә чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.

    Дәүләт автомобиль инспекторлары автомобильләргә җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алмаштыруны сузмаска куша. Бу машина йөртүчегә юлдагы хәлләр белән ышанычлы идарә итү мөмкинлеге бирә.

    Тизлек белән уйнарга ярамый. Машина йөртүчеләр, сезне өйдә көтәләр, шуны исегездән чыгармагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: