Аксубаево
  • Рус Тат
  • Куркыныч трасса

    6 ай эчендә районда 6 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 1 кеше һәлак булган, 8 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның күпчелеге Чистай-Аксубай-Нурлат автотрассасында теркәлгән. - Юл һәлакәтләре еш очракта машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга, - дип аңлатма бирде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов. - Бер юл-транспорт һәлакәте...

    6 ай эчендә районда 6 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 1 кеше һәлак булган, 8 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның күпчелеге Чистай-Аксубай-Нурлат автотрассасында теркәлгән.

    - Юл һәлакәтләре еш очракта машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга, - дип аңлатма бирде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов. - Бер юл-транспорт һәлакәте машина йөртүченең исерек хәлдә булуы аркасында килеп чыккан. 2016 елның 6 аенда Аксубай районы территориясендә матди зыян китергән 123 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре исәбе 9 очракка кимегән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: