Аксубаево
  • Рус Тат
  • Караңгыда күренеп тору өчен

    Тикшерүләрдән күренгәнчә, машина йөртүченең 90 процент гамәле визуаль мәгълүматлар алуына бәйле. Караңгы вакытта кешенең күзләре көндезге вакытка караганда объектларны бары тик 5 процент кына кабул итә. Шуңа күрә нәкъ менә бу вакытта юлларда аварияләр дә күбрәк килеп чыга - машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында төрле хәлләргә бәйле юлдан барган кешене...

    Тикшерүләрдән күренгәнчә, машина йөртүченең 90 процент гамәле визуаль мәгълүматлар алуына бәйле. Караңгы вакытта кешенең күзләре көндезге вакытка караганда объектларны бары тик 5 процент кына кабул итә.

    Шуңа күрә нәкъ менә бу вакытта юлларда аварияләр дә күбрәк килеп чыга - машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында төрле хәлләргә бәйле юлдан барган кешене бик соң гына абайлап алырга мөмкин.

    - Хәлдән чыгу юлы бар, - дип саный Аксубай ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин. - Җәяүлеләрне тәүлек әйләнәсе күренеп тора торган итү хәлне билгеле дәрәҗәдә яхшырта. Шуңа күрә төнлә йөргәндә утны кире кайтаргыч элементлар куллану канунлы дәрәҗәдә кабул ителде дә инде. Җәяүлеләрне төнлә күренеп торырлык иткән хәзерге заман технологияләре буенча ясалган ут кайтаргыч элементлар проблеманы хәл итәргә булыша.

    Ут кайтаргыч элементларның йогынты ясау принцибы гади: урамнар һәм ишегаллары начар яктыртылган кичке якта һәм төнлә машина йөртүчеләр җәяүлеләрне ут кайтаргыч элементлар булган киемнәр буенча күпкә ераграк аралыктан абайлап алалар: әгәр машина якыннан яктырту фаралары белән хәрәкәт итсә, бу ара 25-40 метрдан 130-140 метрга кадәр, әгәр дә ерактан яктырту фаралары белән хәрәкәт итсә, 400 метрга кадәр арта. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әлеге алым узып баручы автомобиль шоферына "махсус элементларга ия җәяүлене" күпкә алданрак күреп алу мөмкинлеге бирә һәм транспорт чарасының җәяүлене бәрдереп китү куркынычын киметә.

    Белешмә: сәгатенә 80-90 километр тизлек белән хәрәкәт итүче автомобильнең туктау (тормоз) юлы 35-40 метр.

    Ут кайтаргыч элементлар ассортиментында фликерлар (асылмалар һәм ябыштыргычлар), кулга бәйли торган элементлар һәм ут кайтаргыч элементларны кулланып тегелгән киемнәр. Алар киемнең төрле җирендә урнашырга мөмкин. Сумка, рюкзакны аркада түгел, ә уң як кулда йөртү яхшырак. Иң куркынычсызы ут кайтаргыч элементлар кулланып тегелгән киемнәрдән йөрү. Ата-аналар өчен иң ышанычлы вариант - киемнәргә ут кайтаргыч ябыштыргычлар һәм термоапликацияләр тагу.

    Фото: www.admmoirgakli.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: