Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Кар чанасына да номер кирәк

Россия законына таянып һәр механик транспорт чарасы дәүләт теркәве үтәргә тиеш. Шул исәптән кар чаналары да. Алар да шулай ук кешеләрне утыртып йөртү, йөк яки җиһазлар ташу өчен каралган транспорт чаралары. Прокурор тикшерүе ачыклаганча, безнең районда гражданнар милкендә булган моңа охшаш хәрәкәт итүче ике транспорт чарасы гына дәүләт теркәве үткән....

Россия законына таянып һәр механик транспорт чарасы дәүләт теркәве үтәргә тиеш.


Шул исәптән кар чаналары да. Алар да шулай ук кешеләрне утыртып йөртү, йөк яки җиһазлар ташу өчен каралган транспорт чаралары.
Прокурор тикшерүе ачыклаганча, безнең районда гражданнар милкендә булган моңа охшаш хәрәкәт итүче ике транспорт чарасы гына дәүләт теркәве үткән.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән тракторларны, үзйөрешле юл төзү һәм башка машиналарны һәм аларга тагылмаларны, шулай ук сәгатенә 50 километр һәм кимрәк тизлек белән хәрәкәт итүче автомототранспорт чараларын теркәүне Россия Федерациясендә үзйөрешле машиналар һәм башка төр техникаларның техник торышын күзәтүче дәүләт органы гамәлгә ашыра.
Шуның белән бергә транспорт салымы турындагы законга таянып, кар чаналарына, моточаналарга, һава һәм су транспорты чараларына салынган кебек салым каралган, ә аларны үз артларына төркәгән затлар салым түләүчеләр булып торалар.
Табигый ки, үзйөрешле машиналар, кар чаналарының теркәлмәгән булуы, аларның хуҗаларының транспорт салымы түләүдән качып йөрүен аңлата.
Салымнарны, җыемнарны һәм башка мәҗбүри түләүләрне район бюджетына үзвакытында түләмәү яки тулысынча түләмәү турыдан-туры аның социаль-икътисадый торышында һәм аның гражданнарының тормыш сыйфатында чагыла.
РФ Кодексының 19.22 маддәсенә нигезләнеп үзйөрешле машиналарга дәүләт теркәве үткәрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган.
Гостехнадзорның баш дәүләт инженер-инспекторы Газинур Зәйдуллин сүзләренә караганда, кар чаналары булган, әмма якын араларда дәүләт теркәве үтмәгән затларга карата законда каралган административ җәза чаралары кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев