Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Каникуллар имин булсын

Республика һәм районда «Игътибар, балалар!» операциясе дәвам итә. Аның максаты-балаларны юл-транспорт вакыйгаларыннан саклап калу. Шуңа бәйле район үзәгенең өченче мәктәбе каршындагы лагерьда ял итүче балалар белән чираттагы «Имин тәгәрмәч» чарасы үткәрелде. Лагерь начальнигы С.Еграшкина һәм тәрбияче З.Шихранова юл хәрәкәте иминлеге фонды начальнигы Г.Гелметдинованы һәм Аксубай ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген...

Республика һәм районда «Игътибар, балалар!» операциясе дәвам итә.


Аның максаты-балаларны юл-транспорт вакыйгаларыннан саклап калу. Шуңа бәйле район үзәгенең өченче мәктәбе каршындагы лагерьда ял итүче балалар белән чираттагы «Имин тәгәрмәч» чарасы үткәрелде.
Лагерь начальнигы С.Еграшкина һәм тәрбияче З.Шихранова юл хәрәкәте иминлеге фонды начальнигы Г.Гелметдинованы һәм Аксубай ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы И.Сибгатуллинны укучылар белән очрашуга чакырдылар. Алар балаларга юлларда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, шуның өстенә Г.Гелметдинова белешмәлекләр һәм бүләкләр өләште.
Тагын бер шундый ук очрашу Яшьләр үзәгендә үтте (рәсемдә). Бирегә әкият геройлары да килгән иде. Балалар аларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бирелгән мәкерле сорауларына җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев