Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Каеш белән эләктерергә кирәк

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре ноябрь аенда безнең юлларда көненә уртача бишәр кагыйдә бозу очрагын теркәгән. Эш көннәрендә генә түгел, ял көннәрендә дә кагыйдә бозучылар күп булган. Автомобиль хуҗалары юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашырбыз дип уйламаганнар, күрәмсең, югыйсә иминлек каешларыннан файдаланырлар иде. Кызганыч, әлеге кагыйдәләр ял көннәренә дә кагыла. Иминлек каешын...

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре ноябрь аенда безнең юлларда көненә уртача бишәр кагыйдә бозу очрагын теркәгән.


Эш көннәрендә генә түгел, ял көннәрендә дә кагыйдә бозучылар күп булган. Автомобиль хуҗалары юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашырбыз дип уйламаганнар, күрәмсең, югыйсә иминлек каешларыннан файдаланырлар иде.
Кызганыч, әлеге кагыйдәләр ял көннәренә дә кагыла. Иминлек каешын эләктермәгән өчен-62 кешегә, балаларны креслосыз утыртып йөрткән өчен 22 шоферга штраф салынган.
Мондый ата-аналардан штраф түләттереп кенә калмыйча, аларга каеш белән дә эләктерергә кирәк. Җитди итеп әйткәндә, быел Татарстанда 192 юл-транспорт фаҗигасы булган. Анда балигъ булмаган 9 бала һәлак булган, 205 бала тән җәрәхәтләре алган. Үлемгә китергән алты очракта балалар өчен кресло файдаланылмаган.
Автомобиль хуҗаларын исерек килеш руль артына утырган өчен җәзаның каты булуы да куркытмый. Ноябрь аенда ике дистә шофер исерек килеш руль артына утырган өчен минимум ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Шуның белән бергә, алкогольле эчемлекләргә мөкиббән булган автомобиль хуҗаларын идарә итү хокукыннан бөтенләй мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. Әлеге җәза исерек килеш руль артында өч тапкыр эләккәне шоферларга кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев