Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Игътибар: балалар!“

    Татарстанда "Игътибар: балалар!" оператив-профилактик чаралар тәмамлана. Акция барышында район Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәвенә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуына юл куймау буенча профилактик рейдлар уздырдылар. Район мәктәпләрендә юл хәрәкәте иминлеге темасына сыйныф сәгатьләре узды, бу уку елы башында аеруча да актуаль. Акциягә балалар үзләре дә кушылды - Аксубай...

    Татарстанда "Игътибар: балалар!" оператив-профилактик чаралар тәмамлана.

    Акция барышында район Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәвенә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуына юл куймау буенча профилактик рейдлар уздырдылар. Район мәктәпләрендә юл хәрәкәте иминлеге темасына сыйныф сәгатьләре узды, бу уку елы башында аеруча да актуаль.

    Акциягә балалар үзләре дә кушылды - Аксубай лицей- юидлылары Дәүләт автоинспекторлары белән юлга чыгып, җәяүлеләргә утны кире кайтара торган элементларны пропагандаладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: