Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Иң яхшысы түләргә

Штрафны вакытында түләмәсәң аның күләме арта. 2 августтан административ штрафны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләрне үз эченә алган РФ КоАП-ның 20.25 маддәсенә төзәтмәләр үз көченә керә. Бүген әлеге маддәгә нигезләнеп, административ штрафны законда каралган срокта түләмәгән өчен түләнмәгән административ штраф суммасы икеләтә күләмдә арттырып түләүне, әмма бер мең сумнан күп...

Штрафны вакытында түләмәсәң аның күләме арта.


2 августтан административ штрафны вакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләрне үз эченә алган РФ КоАП-ның 20.25 маддәсенә төзәтмәләр үз көченә керә. Бүген әлеге маддәгә нигезләнеп, административ штрафны законда каралган срокта түләмәгән өчен түләнмәгән административ штраф суммасы икеләтә күләмдә арттырып түләүне, әмма бер мең сумнан күп түгел, яки унбиш тәүлеккә административ кулга алу каралган. Шул рәвешле, йөз сум күләмендәге штрафны срогында түләмәгән очракта, әлеге штраф суммасына тагын бер мең сум акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк. Моннан тыш, телгә алынган үзгәрешләр шулай ук РФ КоАП ның 20.25 маддәсе буенча суд приставы-башкаручысына беркетмә төзү мөмкинлеге бирә.
Искә төшереп үтәбез, РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферларның административ штрафны срогында түләмәгән өчен административ җаваплылыгы карар чыгарылганнан соң 41 нче көннән яки 30 көнлек ирекле түләү срогы һәм суд карары чыгарылганнан соң 10 көн үткәч көченә керә.
Кискен чаралар күрелүгә карамастан, кайбер хокук бозучылар әлеге таләпләргә игътибарсыз кала бирәләр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча Татарстан Республикасында административ штрафны тиешле срокта түләмәгән өчен административ җаваплылык турында 5583 җинаять эше кузгатылган, шулардан 1029 штраф түләмәүче кулга алынган, 4429ына-штраф салынган, шул исәптән безнең районда август аенда 15 штраф түләмәүче кулга алынган.
Түләнмәгән штрафларны түләттерү буенча чаралар күрелү сәбәпле, шофер алга таба юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның һәр очрагы өчен штраф түләргә мәҗбүр була һәм алга таба ул Кагыйдәләрне бозмаячак.
ТР буенча МВД ГИБДД Идарәсе һәм суд приставлары хезмәте арасында үзара ныклы мөнәсәбәт урнаштырылган. Закон бозучылар буенча бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне үзвакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Штрафлар түләүдән качып йөрүче затларны ачыклау өчен уртак рейдлар үткәрелә.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясенең барлык бүлекләрендә һәм шулай ГИБДД ның барлык районнардагы бүлекчәләрендә дә штраф суммасын түләү өчен терминаллар куелган. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында Инфоматлар челтәре киңәя, алар өчен штрафлар турында белергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штраф суммасын комиссияләрсез түләргә була.
Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен ТР буенча МВД Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РФ КоАП ның 20.25 маддәсе