Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дүрт юл һәлакәтендә – дүрт зыян күрүче

    2016 елның август аенда Аксубай районы территориясендә дүрт юл һәлакәте булган, аларда дүрт кеше зыян күргән. 10 августта, 21 сәгать 30 минутта, Кузайкино-Нурлат автоюлында "Лада" автомобиле хуҗасы, 1961 елда туган гражданин, имин тизлекне сайламый һәм идарә итә алмыйча әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә ул республика шифаханәсенә озатыла. Алкогольле эчемлек куллану яки кулланмавын...

    2016 елның август аенда Аксубай районы территориясендә дүрт юл һәлакәте булган, аларда дүрт кеше зыян күргән.

    10 августта, 21 сәгать 30 минутта, Кузайкино-Нурлат автоюлында "Лада" автомобиле хуҗасы, 1961 елда туган гражданин, имин тизлекне сайламый һәм идарә итә алмыйча әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә ул республика шифаханәсенә озатыла. Алкогольле эчемлек куллану яки кулланмавын ачыклау өчен медицина тикшерүеннән баш тарта, аңа карата административ материал төзелә - аны транспорт чарасына 1,5-2 ел идарә итүдән тыю җәзасы көтә.

    12 августта, 14 сәгать 15 минутта, Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлында ВАЗ автомобиленең 1975 елда туган хуҗасы транспортка идарә итә алмыйча әйләнеп каплана, аның пассажиры республика хастаханәсенә озатыла.

    14 августта, иртәнге сигез сәгатьтә, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Мазилин урамында 1974 елда туган "Лада" автомобиле хуҗасы исерек килеш 1963 елда туган велосипедчыны бәрдерә. Велосипедчы Аксубай район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Автомобиль хуҗасын 1,5-2 елга кадәр таныклыктан мәхрүм итү, сәламәтлеккә зыян китергәне өчен (нинди зыян китерүгә карап) 2,500-25000 сумга кадәр штраф бирү җәзасы көтә.

    24 августта, 12 сәгать 40 минутта, Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлында якынча 1958 елда туган "Вольва" автомобиле хуҗасы алдагы машинаны узып китәр алдыннан куркынычсызлык көтеп торасына инанмыйча, "Лада" автомобиле хуҗасы белән бәрелешә. "Лада" автомобиле хуҗасы Казан шәһәрендәге хастаханәгә мөрәҗәгать итә.

    31 августта, 15 сәгать 40 минутта, Чистай шәһәрендәге Вәлиев урамында ВАЗ һәм "Тойота" автомобильләре бәрелешә. Әлеге һәлакәттә Урмандеево мәктәбе укучысы, тугыз яшьлек пассажир имгәнү ала, аны Чистай үзәк хастаханәсенә озаталар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: