Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Частник» операциясе

    5ннән 25 сентябрьгә кадәр ТР Дәүләт техник карау хезмәте ЮХИДИ бүлеге белән берлектә районда "Частник" республика операциясе үткәрә. Операция үзйөрешле машиналарны канун таләпләренә нигезләнеп куллануны контрольләүгә, моңа охшаш техникалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга юл куймауга юнәлтелгән. Аны үткәрү чорында үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның техник торышын, рөхсәт ителгән категория белән...

    5ннән 25 сентябрьгә кадәр ТР Дәүләт техник карау хезмәте ЮХИДИ бүлеге белән берлектә районда "Частник" республика операциясе үткәрә.

    Операция үзйөрешле машиналарны канун таләпләренә нигезләнеп куллануны контрольләүгә, моңа охшаш техникалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга юл куймауга юнәлтелгән. Аны үткәрү чорында үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның техник торышын, рөхсәт ителгән категория белән тракторчы-машинист таныклыгы, әлеге төр транспортка идарә итүгә рөхсәт язулары булуын тикшерүләр оештырылачак. Машина хуҗалары тикшерүчеләргә шулай ук техник карау үтү турында таныклык, тиешле дәүләт теркәү билгеләре таләпләре белән теркәү документларын тәкъдим итәргә тиеш. Кагыйдә бозулар ачыкланганда, хуҗаларга карата административ йогынты ясау чаралары кулланылачак һәм аларны бетерүгә күрсәтмәләр тутырылачак.

    Фото: gov.cap.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: