Аксубаево
  • Рус Тат
  • Берсе һәлак булган, алтысы – зыян күргән

    Үткән айда район юлларында тән җәрәхәтләре алу белән 5 юл фаҗигасе килеп чыккан, анда бер кешенең гомере өзелгән һәм 6 кеше төрле имгәнүләр алган. Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гималетдинов әйтеп үткәнчә, юл һәлакәтләренең күпчелеге тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыга. - Узып киткәндә машина йөртүченең, алда хәрәкәт итүче автомобильләрнең сулга...

    Үткән айда район юлларында тән җәрәхәтләре алу белән 5 юл фаҗигасе килеп чыккан, анда бер кешенең гомере өзелгән һәм 6 кеше төрле имгәнүләр алган.

    Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гималетдинов әйтеп үткәнчә, юл һәлакәтләренең күпчелеге тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыга.

    - Узып киткәндә машина йөртүченең, алда хәрәкәт итүче автомобильләрнең сулга борылыш ясау маневрына инанмыйча, каршы як хәрәкәте өчен билгеләнгән полосага чыгуы сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләр саны ешайды, - дип сөйли автоинспектор. - Шуңа күрә тагын бер кат исегезгә төшерәбез, борылышларга якынайганда узып китәргә ярамый, чөнки алдан хәрәкәт итүче машина йөртүчесе сезне күрмичә калырга да мөмкин. Борылыш утын кабызмыйча гына борылу очраклары да сирәк күренеш түгел. Бу машина йөртүченең хәтере кыска булуга гына бәйле түгел, борылыш утының төзек булмавы да бик мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: