Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балаларны саклыйк

    Агымдагы елның ике аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 55 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда бер бала һәлак булган, 63 се төрле имгәнүләр алган. Пассажир-балаларның төрле имгәнү алуларына бәйле хәл аерым борчу тудыра. Гыйнвар һәм февраль айларында 23 юл-транспорт вакыйгасы булган, шуның нәтиҗәсендә автомобиль салонында утырып йөргән 31 бала имгәнү алган....

    Агымдагы елның ике аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 55 юл-транспорт вакыйгасы булган, анда бер бала һәлак булган, 63 се төрле имгәнүләр алган.


    Пассажир-балаларның төрле имгәнү алуларына бәйле хәл аерым борчу тудыра. Гыйнвар һәм февраль айларында 23 юл-транспорт вакыйгасы булган, шуның нәтиҗәсендә автомобиль салонында утырып йөргән 31 бала имгәнү алган. Автомобиль хуҗаларының катлаулы юл-метеорология шартларында тизлекне арттыру һәм балаларны махсус җиһазлардан файдаланмыйча утыртып йөртү кебек юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозулары юл-транспорт вакыйгалары килеп чыгуның төп сәбәпләре.
    Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, балаларны махсус җайланмалардан файдаланып утыртып йөрү юл-транспорт вакыйгаларында балалар үлемен-54 процентка, имгәнү алу куркынычын-76 процентка, авыр имгәнү алу куркынычын 92 процентка киметү мөмкинлеге бирә.
    Балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга бәйле чит илләр тәҗрибәсе бөтен дөньяда пассажир балалар иминлегенә аерым игътибар бирелү турында сөйли.
    Мисалга, Канадада яңа туган балалар өчен махсус бишек булмый торып, бәләкәчне бала тудыру йортыннан алып чыгу мөмкин түгел. Финляндиядә автомобильне арендага алганда ата-аналар балалар креслосын максималь дөрес сайлап алу өчен үз балаларының яше, авырлыгы, буе һәм тән төзелеше турында тулы мәгълүмат тәкъдим итәргә тиеш. Австралиядә балаларны утыртып йөрткәндә, аларның имгәнүенә юл куймас өчен иң кечкенә пассажирлар гына түгел, ә автомобиль салонында булган барлык предметлар да ышанычлы беркетелгән булырга тиеш.
    Германиядә балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрткән өчен 40 евро, ә Англиядә 30 дан алып 500 фунтка кадәр күләмдә штраф салу каралган.
    Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты таләпләренә нигезләнеп, 12 яшьлек балаларны транспорт чарасында утыртып йөртү махсус җайланмалардан файдаланып гамәлгә ашырылырга тиеш. Әлеге кагыйдәне бозган өчен РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.23 маддәсе 1 өлеше таләпләренә нигезләнеп, 500 сум күләмендә штраф бирү җәзасы каралган.
    Әлеге категория хокук бозуларны ачыклау Дәүләтавтоинспекциясе бүлекләре өчен өстенлекле булып тора. Февральдә генә дә район юлларында мондый 20 кагыйдә бозу ачыкланган.
    Дәүләтавтоинспекциясе шоферларны балаларга җитди якын килергә чакыра. Балаларны утыртып йөртү өчен каралган махсус җайланма сатып алуга экономияләнгән акча, өлкәннәр битарафлыгы аркасында корбан булган баланы кабат тормышка кайтара алмаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: