Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Балаларның гомерен саклыйк

Республика һәм район территориясендә юлларда балалар иминлегенә юнәлдерелгән акцияләр дәвам итә. Шул көннәрдә генә «Үтеп йөрү юлында, җәяүле!» социаль компания тәмамланды. Аны үткәрү барышында район үзәгенең икенче, өченче мәктәпләре һәм Иске Ильдеряк урта мәктәбе Россия МВД Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин белән бергә шоферлар белән...

Республика һәм район территориясендә юлларда балалар иминлегенә юнәлдерелгән акцияләр дәвам итә.


Шул көннәрдә генә «Үтеп йөрү юлында, җәяүле!» социаль компания тәмамланды. Аны үткәрү барышында район үзәгенең икенче, өченче мәктәпләре һәм Иске Ильдеряк урта мәктәбе Россия МВД Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин белән бергә шоферлар белән очрашып, аларны юлларда игътибарлырак һәм рәхимлерәк булырга чакырдылар.
Балалар иминлек каешларыннан, балаларны утыртып йөрү өчен каралган махсус җайланмалардан файдалануга, җәяүлеләргә өстенлекләр бирүгә кагылышлы белешмәлекләр тараттылар.
Кышкы шартларда юлларда бозлавык, кар көртләре пәйда була, шуңа бәйле юл-транспорт вакыйгалары килеп чыга. Менә шуның өчен ата-аналар балаларга урам аркылы ничек чыгарга кирәклеген искәртсеннәр, светофор сигналлары белән таныштырсыннар иде. Юлга чыгып уйнамасыннар өчен балаларны кисәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев