Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балаларга – иминлек

    2016 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 353 юл һәлакәте теркәлгән, анда 8 бала һәлак булган һәм 371е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләренең 47гә артуы, ә юлларда һәлак булган балалар санының 2гә кимүе күзәтелә. Балалар катнашындагы һәлакәтләрнең артуы Казан,...

    2016 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 353 юл һәлакәте теркәлгән, анда 8 бала һәлак булган һәм 371е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләренең 47гә артуы, ә юлларда һәлак булган балалар санының 2гә кимүе күзәтелә. Балалар катнашындагы һәлакәтләрнең артуы Казан, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләрендә һәм Тукай районында билгеләп үтелә.

    2016 елның 15 августыннан 15 сентябрьгә кадәр Татарстан ЮХИДИсы "Игътибар - балалар!" оператив-профилактик чара үткәрелүе турында белдерә. Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны, аеруча да балалар үзләренең буш вакытларын урамда үткәрергә яраткан җәйге яллар вакытында, үтә дә игътибарлы һәм сак булырга чакыра. "Игътибар - балалар!" акциясе үткәрелгән чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирүләренә һәм балигъ булмаган пассажирларны утыртып йөртүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймау максатларында профилактик акцияләр һәм рейдлар уздырылачак. Моннан тыш, белем бирү оешмаларына һәм сәламәтлек лагерьларенә керү юллары, юл билгеләренең, светофор объектларының, киртәләрнең таләпләргә туры килүе тикшереләчәк.

    Фото: www.riakchr.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: