Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Балаларга автокреслода куркыныч янамый

Район газетасы хәбәрчеләренең ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция участковыйлары белән берлектә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау рейдларына чыгуы билгеле бер традициягә әйләнде. Чираттагы шундый рейд узган җомгада үтте. Иминлек саклау хезмәткәрләре утырган биш экипаж районның төрле тарафларына юл алды. Рейдны кичке якта оештыруның максаты - ата-аналарның балаларын тиешле таләпләрне исәпкә алып йөртүләрен тикшерү...

Район газетасы хәбәрчеләренең ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция участковыйлары белән берлектә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау рейдларына чыгуы билгеле бер традициягә әйләнде.


Чираттагы шундый рейд узган җомгада үтте. Иминлек саклау хезмәткәрләре утырган биш экипаж районның төрле тарафларына юл алды. Рейдны кичке якта оештыруның максаты - ата-аналарның балаларын тиешле таләпләрне исәпкә алып йөртүләрен тикшерү һәм эш атнасы тәмамлануны билгеләп үтүчеләр юкмы икәнен ачыклау иде. Һәрбер экипажның кулында ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләр исемлеге бар иде, районда шундый 45 кеше бар, аларның дәүләткә "бурычы" 10 меңнән артып киткән.

Бер балалар бакчасы янында ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь пассажирлары булган "Калина" машинасын туктаттылар. Машинадагы 2 бала да автокреслода утыра һәм әйбәтләп каеш белән эләктереп куелган.

-Балалар тугач, башта автобишектә йөреттек, ә хәзер һәрберсенең аерым креслосы бар, - дип аңлатма бирде "Калина" йөртүче әни кеше. - Балаларга да куркыныч түгел, миңа да тыныч. Юлда төрле хәлләр була бит...

Кич буе районның төрле урамнарында, авылларда булып, полиция хезмәткәрләре рейдка нәтиҗә ясады.
-Рейд барышында районда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 13 кеше ачыкланды, - дип әйтте Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Нияз Гималетдинов. - 11 машина йөртүче тизлекне арттырган, берсе - тонировка кагыйдәләрен бозган, берсе - ОСАГО иминлек полисыннан башка руль артына утырган. Юлларда исерек килеш машина йөртүчеләр ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев