Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар иминлеге – ата-аналар кулында

    2016 елда Татарстан Республикасында 16 яшькә кадәр булган балалар катнашында 620 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, анда 15 бала һәлак булган, 649ы төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Пассажир балалар катнашында 256 юл һәлакәте булган, анда 11 баланың гомере өзелгән һәм 280е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Пассажир балалар катнашындагы юл һәлакәтләре 40ка, үлүче...

    2016 елда Татарстан Республикасында 16 яшькә кадәр булган балалар катнашында 620 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, анда 15 бала һәлак булган, 649ы төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

    Пассажир балалар катнашында 256 юл һәлакәте булган, анда 11 баланың гомере өзелгән һәм 280е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Пассажир балалар катнашындагы юл һәлакәтләре 40ка, үлүче балалар саны - 3кә, зыян күргән балалар саны 43кә арткан. 4 баланың гомере өзелгән һәлакәттә Юл йөрү кагыйдәләре үтәлмәгән.

    Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча актив эш алып баралар. 2016 елда ЮХИДИ хезмәткәрләре 33 меңгә якын шундый закон бозучыны ачыклаганнар.

    2016 елда җәяүле балалар катнашында 316 юл һәлакәте булган, анда 3 бала үлгән, 320се төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

    - Үткән ел безнең районда балалар катнашында юл һәлакәтләре теркәлмәде, - дип сөйли Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Ләкин бу игътибарны киметергә ярый дигән сүз түгел. Чөнки машина йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм пассажирлар бөтенесе бергә юл йөрү кагыйдәләрен үтәгәндә генә юлларда имин булачак. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балалары иминлегенә җитди якын килергә чакыра. 12 яшьтән кечерәк балаларны алар өчен махсус җиһазландырылган урыннарда, ә 12 яшьтән өлкәнрәкләрне эләктерелгән каешлар белән генә йөртегез. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар булган шартларда ут кайтаргыч элементларны үзегезнең дә, балаларыгызның да киемнәренә беркетегез. Көн саен юлда йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп торыгыз. Исегездә тотыгыз, балалар - юл хәрәкәтенең иң сакланмаган катнашучылары!

    Баш Дәүләт автоинспекторы сүзләренә караганда, юл вакыйгаларының күбесенә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, тизлекне арттыру, светофорның рөхсәт ителмәгән утына битарафлык, җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләрне үткәрмәү сәбәп булып тора. Кайсыбер юл һәлакәтләре балаларның үзләренең генә урамда йөрүләре һәм юлда имин йөрү кагыйдәләрен белмәүләре аркасында килеп чыга - алар күз күремен чикләгән объектлар (транспорт, кар өеме, куаклар һ.б.) сәбәпле яки светофорның хәрәкәтне тыйган утында каршы килүче транспорт чарасы алдыннан җәяүлеләр кичүе булмаган урыннарда йөгереп чыгалар.

    Фото: www.vashamashina.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: