Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар гомерен саклагыз

    Балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатларында 20 майдан 20 июньгә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар: балалар!" чарасы үткәрелә. Агымдагы елның дүрт аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 163 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 3 бала һәлак булган һәм 172се төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Статистика буенча 16 яшькәчә балалар катнашында килеп чыккан барлык юл-транспорт...

    Балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатларында 20 майдан 20 июньгә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар: балалар!" чарасы үткәрелә.

    Агымдагы елның дүрт аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 163 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 3 бала һәлак булган һәм 172се төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Статистика буенча 16 яшькәчә балалар катнашында килеп чыккан барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәй айларына туры килә.

    - Унике яшькәчә балаларны, иминлек каешлары белән җиһазландырылган транспорт чараларында йөртү, сабыйның яше һәм буена туры килгән махсус җайланмаларны кулланып гамәлгә ашырылырга тиеш - әлеге таләпне үтәмәү - 3000 сум, җәяүлеләр хәрәкәтенә өстенлек бирү турындагы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу 1500 сум күләмендә административ штраф салуны үз эченә ала, - дип искәртә Аксубай районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин.

    Ата-аналар балаларының иминлегенә җитди карасыннар иде. Балаларны куркыныч янаган урыннарда, шул исәптән юллар янында ялгызларын гына калдырмаска. 14 яшькә кадәрле балаларга һич кенә дә машиналар үтеп йөри торган урыннарда күзәтүчесез велосипедта һәм транспорт чарасын йөртүгә таныклыгы булмаган килеш скутерда йөрергә рөхсәт итмәскә. Балагызның гомерен саклагыз!

    Фото: www.bnkomi.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: