Аксубаево
  • Рус Тат
  • Баганага килеп бәрелә һәм кача

    1 май көнне Аксубайда булган юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган пассажир катнаша. 3 сәгать 30 минутта, 1995 елда туган "Renault Duster" автомобиле йөртүчесе Толстой урамыннан Шоссе урамына таба хәрәкәт иткәндә, исерек хәлдә булып, имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайлап ала алмыйча, машинага идарәне югалтып, электр тапшыргыч линия баганасына килеп бәрелә...

    1 май көнне Аксубайда булган юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган пассажир катнаша.

    3 сәгать 30 минутта, 1995 елда туган "Renault Duster" автомобиле йөртүчесе Толстой урамыннан Шоссе урамына таба хәрәкәт иткәндә, исерек хәлдә булып, имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайлап ала алмыйча, машинага идарәне югалтып, электр тапшыргыч линия баганасына килеп бәрелә һәм һәлакәт урыныннан качып китә. Машина салонында 17 яшьлек пассажир була - башы каты берелү сәбәпле аны Аксубайның үзәк хастаханәсенә алып киләләр. Ике еллык стажы булган машина йөртүченең әтисенең автомобиле руле артында булуы, ә балигъ булмаган пассажирның "комендант сәгатендә" урамда йөрүе гаҗәпләндерә.

    - Юл статистикасында нәкъ менә төнлә әти-әниләренең автомобильләренә утырып юлга чыгарга һәвәс тәҗрибәсез машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозулары еш күзәтелә, - дип сөйли районның баш автоинспекторы Нияз Гыймалтдинов. - Өстәвенә, документларны тикшергән вакытта салонда балигъ булмаган граҗданнарның булуы еш кабатлана. Беренче чиратта ата-аналарны кисәтәсе килә: машина рулен тапшырып, сез үз балагызның гомерен куркыныч астына куясыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: