Аксубаево
  • Рус Тат
  • Автомобиль йөртүчеләрне яңа юл йөрү кагыйдәләре көтә

    1 гыйнвардан яңа юл йөрү кагыйдәләре кертеләчәк: бала креслоларын алдагы утыргычка кую тыела, ә техник карау үтмәгән килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Депутатлар "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең балаларны автобуслар белән төркемләп йөртү кагыйдәләрен камилләштерүгә кагылышлы кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" Карар кабул иттеләр. Документ нигезендә, 2017 елның 1...

    1 гыйнвардан яңа юл йөрү кагыйдәләре кертеләчәк: бала креслоларын алдагы утыргычка кую тыела, ә техник карау үтмәгән килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

    Депутатлар "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең балаларны автобуслар белән төркемләп йөртү кагыйдәләрен камилләштерүгә кагылышлы кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" Карар кабул иттеләр.

    Документ нигезендә, 2017 елның 1 гыйнвареннән балаларны автобусларда йөртүне оештыруны гамәлгә ашыру өчен бары тик җитештерелгән елдан соң 10 елдан кимрәк кулланылышта булган автобусларны файдалану рөхсәт ителә. Ул пассажирларны йөртү өчен барлык техник таләпләргә туры килергә, тахограф һәм ГЛОНАСС спутник навигация аппаратурасы белән җиһазланган булырга тиеш.

    Шулай ук балаларны җиңел автомобильләрдә йөртү кагыйдәләре дә үзгәрә - 7 яшькәчә балалар арткы урыннарда гына утырып йөртелергә, автокресло кечкенә пассажирның авырлыгына һәм буена туры килергә тиеш. Моннан тыш, 7 яшькәчә балаларны бары тик фиксацияләнгән җайланмаларда гына утыртып йөртергә планлаштыралар. Өстәвенә 1 гыйнвардан ул машинаның арткы урындыгына гына куелачак, һәм баланы тотып торучы җайланманың сабыйның параметрларына туры килүе шарт. Әгәр дә баланы алгы урындыкка утыртып йөртәсез икән, бу очракта 12 яше тулмаган балаларга махсус җайланма кирәк булачак. Яңа кагыйдәләр буенча машина йөртүчеләр бары тик балалар автокреслоларын гына кулланырга тиеш була. Кагыйдә бозучыларны 3 мең сумлык штраф көтә.

    Шулай ук баланы автомобильдә калдырган өчен акчалата җәза кертелә. Аның күләме 500 сум.

    2017 елның 1 гыйнвареннән барлык транспорт чаралары хуҗаларына карата техник карау үтмәгән өчен штраф салу үз көченә керергә мөмкин. Кагыйдә бозу кабатланганда, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Карарга нигезләнеп, техник карау үтмәгән очракта штраф күләме 500 сумнан 800 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Штрафтан кала, техник карау үтмәгән яки техник карау үткәннән соң иминлек нормаларына туры килмәгән тискәре нәтиҗә алган машина йөртүчеләргә автомобильне куллануны тыю яный. Кагыйдәләрне кабат бозучыга 5 мең сум штраф яки 1 айдан 3 айга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Әлеге карар проекты кабул ителгән очракта, барлык төзәтмәләр 2017 елның 1 гыйнвареннән үз көченә керәчәк.

    Дәүләт Думасы депутатлары автомобиль тәрәзәләрен караңгылаткан өчен бирелгән җәзаларны кырыслату турында закон проектын тикшерүгә куйды. Төзәтмәләрне бу елның азагына кадәр карау планлаштырыла, 2017 елда алар үз көченә керәчәк. Хәзер әлеге кагыйдәне бозган йөртүчегә элпәне салдырырга яки 500 сум күләмендә штраф түләү белән килешергә туры киләчәк. Закон проекты кабул ителгәннән соң 500 сумлык штраф кулланылачак. Кабаттан кагыйдә бозу очрагы теркәлсә - 5 мең сум штраф.

    Фото: mashintop.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: