Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Авария булмаса да...

Татарстан Республикасы буенча МВД Дәүләт автомобиль инспекциясе соңгы вакытта гражданнардан якын туганнары юл-транспорт фаҗигасына эләккән һәм шуңа бәйле «ярдәм» кирәк дигән хәбәр белән материаль средство алуга юнәлдерелгән алдау очраклары ешаюы турында кисәтә. Алдакчылар потенциал корбанга чылтыраталар (ә ул, гадәттә, өлкән яшьтәге кеше булып чыга) һәм якын туганың юл-транспорт вакыйгасы китереп...

Татарстан Республикасы буенча МВД Дәүләт автомобиль инспекциясе соңгы вакытта гражданнардан якын туганнары юл-транспорт фаҗигасына эләккән һәм шуңа бәйле «ярдәм» кирәк дигән хәбәр белән материаль средство алуга юнәлдерелгән алдау очраклары ешаюы турында кисәтә.


Алдакчылар потенциал корбанга чылтыраталар (ә ул, гадәттә, өлкән яшьтәге кеше булып чыга) һәм якын туганың юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарган, зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итәләр. Җинаятьчеләр үзләрен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булып тәкъдим итеп, аларның ялганына ышанган кешеләрне, килеп туган «хәлне» акча хисабына җайга салырга була дип инандыралар: әлеге очракта аларның юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарган туганы бернинди җаваплылык та тотмый имеш. Алар таләп ителгән сумманы әйтәләр һәм аны кайда һәм кайчан тапшыру урынын хәбәр итәләр. Алдакчылар кулына акча тапшырганнан соң бераз вакыт үткәч, чынлыкта бернинди юл-транспорт вакыйгасы булмаганлыгы, ә акчаның мошенниклар кулына эләгүе ачыклана.
Моңа охшаш соңгы очрак 27 ноябрьдә Яр Чаллыда була. Билгесез зат 1960 елда туган гражданинның кәрәзле телефонына чылтыратып, үзен эчке эшләр органы хезмәткәре итеп тәкъдим итеп, юл-транспорт фаҗигасына эләккән улына ярдәм таләп ителүе турында белдерә һәм зыян күрүче терминал аша берничә кәрәзле телефон номерына салган 100 мең сум акчаны үзләштерә.
Татарстан Республикасы буенча МВД ның Дәүләт автоинспекциясе республика халкын телефоннан таныш булмаган кеше белән сөйләшкәндә уяу булырга, югалып калмаска чакыра. Телефон аша әйтелгән хәбәр кабат тикшерүне таләп итә. Мошенниклар эш йөрткән туган тиешле кешеләр яки үзен эчке эшләр органы хезмәткәре итеп танытып, теге яки бу хезмәт тәкъдим иткән оешма белән элемтәгә керергә. Моңа охшаш чылтыратулар турында ашыгыч рәвештә яшәү урыны буенча полиция органына яки 02 телефоны буенча чылтыратып хәбәр итәргә.
Гражданнар шулай ук юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарган административ хокук бозу очрагына юлыкканда, полиция хезмәткәрләренең тиешле тәртиптәге чара күрүләргә таянып эш итүләре турында да исләреннән чыгармасыннар иде. Шофер административ штраф сыйфатында җәза бирүне үз эченә алган хокук бозу очрагы белән килешкән очракта, аңа карата административ хокук бозу турындагы эш буенча карар чыгарыла.
Хокук бозу очрагы белән килешмәгән яки гамәлдәге законга нигезләнеп, әлеге хокук бозган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү җәзасы каралса, административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм административ тикшерү билгеләнә.
Шуны истә тотарга кирәк, административ штрафны түләү срогы штраф салу турындагы карар үз көченә кергән көннән алып утыз көн агымында түләнелә.
Штрафларны Татарстан Республикасы хөкүмәтенең электрон терминаллары (инофанатлар) аша һәм финанс-кредит учреждениеләрендә түләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев