Хәсән Туфан музей- йортында сәнгать күргәзмәсе ачылды
Иске Кармәт авылында танылган якташыбыз – татар шагыйре һәм прозаигы музеенда Геннадий Золин картиналары күргәзмәсе ачылды.
Мәдәни вакыйга сәнгать иҗатын яратучыларны, авыл активистларын, укучыларны җыйды. Геннадий Золин үзенең иҗаты турында сөйләде, картиналарның барлыкка килү тарихлары, алар өстендә эшләү процессы белән таныштырды. Чарада катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Музей-йорт директоры Тәкъзимә Низамова хезмәттәшлеге өчен авторга рәхмәт белдерде, Грамота тапшырды һәм яңа иҗади уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев