Утыз ел бер ишегалдында, бер гаилә кебек
Октябрь урамында урнашкан 6 нчы йорт ишегалды – Аксубайда иң үрнәге
Бистә үзәгендә урнашкан булуга карамастан, бу уңайлы ишегалды һәркемнең дә күз алдында түгел.
Күпләр аның шау-шулы үзәк урамның машиналар хәрәкәт итә торган өлешеннән унбиш метр ераклыкта гына булуын сизми дә.
Чит күзләрдән ишегалдын – капка, корылмалар, тузаннан агачлар каплап тора.
– Без утыз ел бер ишегалдында яшибез. Биредә балалар да, оныклар да үсте. Безнең иң яхшы күршеләр, иң яхшы ишегалды, – дип сөйли әлеге йортта яшәүче Валентина Барсукова. – Әлбәттә без “Безнең ишегалды” программасы кысаларында уен мәйданчыгын куюларына сөендек, тик ул нәниләр өчен. Кемнеңдер оныклары килеп уйный, әмма безнең ишегалдында бер генә сабый бар. Тротуар да ясадылар.
Әмма биредә яшәүчеләр, кемдер килер һәм аларның ишегалларын төзекләндерер, дип беркайчан да көтмәгәннәр. Алар уртак йорт белән яшиләр һәм ишегалды, теләсә кайсы хуҗаныкы кебек үк, кайгыртучан куллар белән тәртиптә булырга тиеш дип саныйлар! Шуңа күрә үзләре себерәләр дә, карны да чистарталар, чәчәкләр дә утырталар, төзекләндерәләр дә.
Һәм 30 ел элек аларның йортында искиткеч күрше – бөтен эшкә оста булган Николай Сидоровның килеп урнашуына шатланып бетә алмыйлар. Ул иҗади һәм битараф булмаган кеше. Балалар мәйданчыгында аның куллары белән тәгәрмәчләрдән крокодил ясалган, ә аның белән янәшәдә – ташбака Тортила, куаклар эчендә патшабикә бака урын алган, ә койма башына зур попугай килеп кунаклаган. Подъезда – декоратив кое, эскәмия дә шулай ук аның куллары белән ясалган.
Бөтен күршеләр бергәләп язын чәчәкләр утырталар, су сибәләр, утыйлар. Кинәт капка ачылды һәм ишегалдына велосипедта кечкенә баласы белән әни кеше килеп керде.
– Бу безнең иң кечкенә күршебез – Матвей, – дип таныштырдылар безне. Матвей да, аның әнисе Алена да бик сүзчән һәм ачык күңелле булып чыктылар.
– Бу йортта дүрт ел яшибез, бездә бик тыныч, барлык күрше-күлән дә ягымлы, ишегалды да бик уңайлы. Оста куллы Коля абзыйга рәхмәт, Матвейга комлыктагы барлык җәнлекләр дә ошый, алардан башка балалар мәйданчыгы күңелсез булыр иде. Өлкәнрәк яшьтәге балаларга, әлбәттә, спорт мәйданчыгы да, таган да кирәк.
Безгә уңган куллы Николай Сидоров белән дә аралашу насыйп булды. Күршеләре әйткәнчә, ул сөйләргә яратмый, ә күбрәк эшли.
– Үзебезнең ишегалды бит, чисталык та, тәртип тә, матурлык та, уңайлылык та үзебез өчен, – ди Николай.
Бу йортта яшәүчеләр ничек инде ишек алдында чүп үләне үстерергә, чәчәкләр утыртмаска була дип аптырыйлар. “Безнең ишегалды” программасы кысаларында яшәүчеләр өчен төзекләндерелгән йортларның күбесенең хуҗасыз йорт кебек калуына гаҗәпләнәләр. Халык үзе яшәгән подъезд төбен себерү өчен кулга себерке яисә кар чистарту өчен көрәк алуны хурлык дип саный микәнни?
Эшләнгәннәрне тәртиптә тоту гына җитми, аны сакларга һәм бизәргә дә кирәк, чөнки моның өчен тотылган акча түгел, ә, барыннан да элек, үз кулларың белән, яратып башкарылган эшләр кыйммәт.
Октябрь урамындагы ишегалды турында сюжет әзерләгәндә, кайчандыр совет чорында район үзәгендә “Безнең ишегалды, безнең йорт – аның турында без кайгыртырга тиеш” дип аталган бәйге эшләтеп җибәрелгәнен искә төшердек. Һәм шул бәйгегә яңадан әйләнеп кайтырга булдык. Идея турында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты белән уртаклаштык.
– Яхшы тәкъдим, без төзек ишегалларының күбрәк булуы яклы. Аларның республика программасы кысаларында төзекләндерелүе бер хәл, халык үзе инициатива күрсәткәндә – икенче төрле, – дип шәрехләде Аксубай шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров.
Район газетасы редакциясе һәм Аксубай шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты берләшергә һәм әлеге бәйгене башлап җибәрергә карар кылынды. Нәкъ менә күпкатлы йортлар ишегалларында яшәүчеләрнең анда катнашырга теләк белдерүләрен көтәбез. Әгәр сезнең ишегалдыгыз – яхшы күршелек территориясе, чәчәкләргә күмелгән һәм сез аны үз кулларыгыз белән карап торасыз икән, бу хакта редакциягә 2-74-06 телефоны аша хәбәр итегез, без сезнең ишегалдыгыз турында район газетасы битләрендә сөйләрбез. Республика көне уңаеннан оештырылачак бәйрәмдә чәчәкләргә күмелгән ишегалларын бүләкләячәкбез. Үзегез турында хәбәр итегез, ә әлегә без бәйге һәм призлар турында нигезләмә әзерлибез. Һәм басманың киләсе санында аның шартлары турында хәбәр итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев