Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Савруш авылы янында ата-бабалары истәлегенә хәтер баганасы урнаштырдылар

Туган якны өйрәнүче Владимир Чураков инициативасы белән Түбән Савруш авылы янындагы борынгы зират урынында этнографик багана куелды.

Ул биш метрлы имән агачыннан эшләнгән, анда крестьяннарның эшчәнлеге, төбәк табигате, чуаш һәм рус телләрендә ата-бабалар истәлегенә хөрмәт күрсәтү турында язулар сурәтләнгән. Өстендә урнаштырылган шарда бердәмлек һәм мәхәббәтне символлаштырган чуаш этник орнаментларын күрергә мөмкин.
1700 еллар башында бу территориядә зират булган. Анда хәзерге Түбән Савруш һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең ата-бабалары җирләнгән.
Владимир Чураков бу урынны тарихи карталар, дәүләт архивлары материаллары буенча тапкан. Аксубай рәссамы – агач остасы Андрей Бикмуллин аның идеясен тормышка ашырган, Борис Николаев манипуляторда җиһазны урнаштыру урынына алып килде. Владимир Чураков үзе кияве Ринат Фәсхиев белән иртәнге сәгать 8дә Чаллыдан Түбән Саврушка кайтып җиттеләр һәм багананы урнаштыру өчен чокыр әзерли башладылар. Җирле халык Эдуард Моисеев, Юрий Емельянов, Николай Елендеев һәм Федор Илюшкин эштә ярдәм иттеләр. Истәлекле урынны билгеләделәр.
–Савруш төбәгенең бай тарихы бар, – дип билгеләп үтте Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Бүгенге көнгә кадәр аның үткәне турында яңа битләр ачыла. Якташыбыз Владимир Чураковның ата-бабалар истәлеген мәңгеләштерү буенча башкарган эшләре мактауга лаеклы, игелекле эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев