Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанның яшь эшкуарларына эшләрен җәелдерү өчен 500 мең сумга кадәр грант биреләчәк

Татарстанның «Бизнес - яшьләргә» белем бирү программасында катнашучы яшь эшкуарларына күләме 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән грант биреләчәк

 Проектның икенче этабы Казанда 10-20 августта узачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Программада катнашучыларны бизнес-план әзерләргә һәм аны экспертларга уңышлы тәкъдим итәргә, эшкуарлык эшчәнлегендә инновацион алымнар кулланырга, стандарт һәм типик булмаган бурычларны хәл итәргә өйрәтәчәкләр.

Курслар узганнан соң эшкуарлар үз эшләрен җәелдерү өчен республика Икътисад министрлыгының күләме 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән грантына заявка бирә алачак. Грант алуның бер шарты – кече һәм урта эшкуарлык субъекты тарафыннан 25 процент күләмендә финанслашу.

Программада катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Проектның беренче этабына 650дән артык кеше заявка биргән. Аларның 190ы өчен программаны узу үз бизнесын үстерүдә старт ноктасы булган.

«Бизнес - яшьләргә» белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм күрсәтү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла. Программа 18-25 яшьлек егетләр һәм кызларга юнәлдерелгән.

Тулырак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев